Г. Тукай исемендәге үзәк китапханәдә «Бу — безнең шәһәр» дип исемләнгән проект үз эшен уңышлы дәвам итә. Әлеге проектның төп максаты — шәһәребезнең үсешенә зур өлеш керткән, хезмәтләре һәм күркәм гамәлләре белән хөрмәт казанган шәхесләрне киң җәмәгатьчелеккә таныту, яшь буында туган як тарихына кызыксыну һәм хезмәт кешесенә хөрмәт тәрбияләү. Ай саен үткәрелә торган очрашуларда укучылар шәһәр төзелеше башлангычында торган, үзләреннән якты һәм матур эз калдырган кешеләр белән аралашу мөмкинлеге ала.
Бу юлы китапханә кунагы — берничә буынның ихтирамын казанган, шәһәребезнең үсешенә бәяләп бетергесез өлеш керткән танылган төзүче, Җитәкче һәм хәйрияче Вәлиев Рифгать Мөхәммәтшәех улы булды. Очрашу Җылы, эчкерсез әңгәмә рәвешендә узды. Рифгать Мөхәммәтшәех улы яшьлек елларын, хезмәт юлын искә алып, тормыш тәҗрибәсе, очраган авырлыклар һәм ирешелгән уңышлар турында сөйләде. Ул яшьләргә һәрвакыт тырыш хезмәтнең, Җаваплылыкның һәм намуслы булуның кешене зур нәтиҗәләргә илтүен ассызыклады.
Аның тормышы һәм хезмәт юлы «Термостепс» төзелеш комплексы белән тыгыз бәйләнгән. Ул күп еллар дәвамында үзенең белемен, көчен һәм тәҗрибәсен төзелеш тармагына багышлап, шәһәребездәге күп кенә әһәмиятле объектларны сафка бастыруда катнашкан. Аның Җитәкчелегендә тормышка ашырылган биналар һәм корылмалар бүген дә шәһәрнең архитектура йөзен билгели, кешеләргә хезмәт итә.
Эш дәверендә Рифгать Мөхәммәтшәех улы үзен югары һөнәри осталыкка ия, киң карашлы һәм таләпчән Җитәкче итеп таныта. Ул һәр объектка зур Җаваплылык белән карап, сыйфатны һәм тәртипне беренче урынга куя. Хезмәттәшләре аны гаделлеге, кешеләргә игътибарлы мөнәсәбәте, сүзендә нык торуы өчен хөрмәт итәләр. Аның хезмәт юлы бүген дә яшь белгечләр өчен үрнәк булып хезмәт итә.
Татар халкында: «Изгелек эшлә дә суга сал, халык күрмәсә, балык күрер», — дигән мәкаль бар. Чыннан да, игелекнең вакыты да, чикләре дә юк. Рифгать Мөхәммәтшәех улы Вәлиев шәһәрдәшләребезгә киң күңелле, юмарт хәйрияче буларак та яхшы таныш. Ул еллар буе мохтаҗларга ярдәм итеп, иҗтимагый тормыштан читтә калмый. Ярдәм сорап килгән кешеләрнең мөрәҗәгатьләренә мөмкин кадәр уңай Җавап бирергә тырыша, мәдәни һәм иҗтимагый чараларны үткәрүдә, шәһәр һәм республика күләмендәге әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыруда актив катнаша. Аның игелекле эшләре күпләр өчен мәрхәмәтлелек һәм кешелеклелек үрнәге булып тора.
Бүгенге көндә лаеклы ялда булуына карамастан, Рифгать ага Җәмәгать тормышы белән кызыксынып яши, яшь буын белән очрашуларда катнаша, үзенең тормыш тәҗрибәсе белән уртаклаша. Аның балалары һәм оныклары да төрле өлкәләрдә нәтиҗәле хезмәт куеп, гаилә традицияләрен дәвам итәләр, үзләренең уңышлары белән дәү әтиләрен сөендерәләр.
Китапханәдә узган бу очрашу укучылар өчен эчтәлекле һәм истәлекле вакыйга булды. Алар шәһәребезнең үсеш тарихына кагылышлы күп кенә кызыклы мәгълүматлар белделәр, төзелеш тармагында күпьеллык хезмәт куйган шәхеснең тормыш юлы, эш тәҗрибәсе һәм тормыш кыйммәтләре белән таныштылар. Мондый очрашулар үткән белән бүгенгене бәйли, яшь буында хезмәткә, туган шәһәргә һәм аны үстергән шәхесләргә карата ихтирам хисе тәрбияли.


MAX
