Николай Иванович Типтяров – Татарстан төзелеш тармагы үсешенә бәяләп бетергесез өлеш керткән, күп дистә еллар дәвамында намуслы хезмәте, югары һөнәри осталыгы һәм актив Җәмәгать эшчәнлеге белән зур хөрмәт казанган шәхес.

Николай Типтяров 1947 елның 1 мартында Татарстан АССРның Мамадыш районы Зур Арташ авылында дөньяга килә. Хезмәт юлын ул 1965 елда Мамадыш районы Катмыш авылы сигезьеллык мәктәбендә физика һәм математика укытучысы булып башлап Җибәрә.

1969 елның гыйнварыннан аның хезмәт юлы «Татэнергострой» төзелеш идарәсе белән бәйле. Башта ул СМУ-8нең баш энергетик бүлегендә электрик булып эшли, аннары мастер, прораб, өлкән прораб, баш инженер, төзелеш-монтаж идарәсе Җитәкчесе, «Татэнергострой» йорт төзелеше берләшмәсенең баш инженеры вазифаларын башкара. Шул елларда белемен күтәрергә кирәклеге турында да онытмый. 1980 елда Казан төзүче инженерлар институтына кереп, аны «Җылылык, газ белән тәэмин итү һәм вентиляция» белгечлеге буенча уңышлы гына тәмамлый.

Еллар дәвамында тупланган тәҗрибәсе һәм оештыру сәләте нәтиҗәсендә 1999 елда ул «Татэнергострой» ачык акционерлык Җәмгыятенең генераль директорының беренче урынбасары — баш инженеры итеп билгеләнә, ә 2001–2003 елларда Җәмгыятьнең генераль директоры булып хезмәт итә. 2003 елдан алып 2017 елга кадәр Николай Иванович «Камаглавстрой» идарәче компаниясенең баш инженеры вазифасында эшли. Аның гомуми хезмәт стажы 52 ел тәшкил итә.

Николай Иванович хезмәт юлы дәвамында гади мастердан зур төзелеш оешмасы генераль директоры дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә. Аның Җитәкчелегендәге коллективлар Татарстанның күп кенә шәһәрләрендә (Түбән Кама, Чистай, Казан, Яр Чаллы, Әлмәт) торак йортлар һәм Җитештерү объектлары төзүгә зур өлеш кертә, йөзләрчә мең квадрат метр уңайлы торак файдалануга тапшырыла. Шулай ук «Түбән Кама Нефтехим», «Түбән Кама шин», ТЭЦ-1, ТЭЦ-2, Түбән Кама нефть эшкәртү заводы, «ТАНЕКО» һәм Татарстан өчен стратегик әһәмияткә ия булган башка Җитештерү объектлары төзелә. Моннан тыш, ул Казан шәһәрендә тузган һәм авария хәлендәге торакны бетерү буенча республика программасын гамәлгә ашыруда да актив катнаша.

Николай Иванович яшь буынны тәрбияләүгә, аларда хезмәткә мәхәббәт һәм һөнәри осталык тәрбияләүгә аеруча зур әһәмият бирә. Ул Евгений Королёв исемендәге Түбән Кама политехник көллиятенә даими ярдәм күрсәтә, һөнәри осталык бәйгеләрендә актив катнаша, студентлар белән очрашулар, сыйныф сәгатьләре үткәрә, бай хезмәт тәҗрибәсе белән уртаклаша.

2021 елда Түбән Кама шәһәренең төзелеш тармагы ветераннары (пенсионерлары) оешмасын булдыру инициаторларының берсе дә нәкъ менә Николай Иванович була. Бүген дә ул Җәмәгать эшләрендә актив катнаша, төзүчеләрнең данлы традицияләрен саклауга һәм яшь буынга тапшыруга зур көч куя.

Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте дәүләт тарафыннан югары бәяләнә. Ул «Фидакарь хезмәт өчен. В. И. Ленинның тууына 100 ел тулу уңаеннан» (1970), «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» (2005), «Төзелеш өлкәсендәге казанышлары өчен» (2013) медальләре белән бүләкләнә. 1995 елда аңа «Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе» дигән мактаулы исем бирелә. Моннан тыш, Николай Иванович Татарстан Республикасының Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, республика һәм тармак профсоюзы, Түбән Кама муниципаль районы Җитәкчелеге тарафыннан күпсанлы Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә. Алар арасында төзелеш өлкәсендәге казанышлары, гадәттән тыш хәлләр вакытында күрсәткән югары профессионализмы, шулай ук яшь белгечләр әзерләүгә һәм һөнәри осталык конкурсларын үткәрүгә керткән зур өлеше өчен бирелгән бүләкләр аерым урын алып тора.

Түбән Кама шәһәр Советының 2021 елның 1 сентябрендәге карары белән Николай Иванович Типтяровка нефть химиясе, нефть эшкәртү, энергетика, шин Җитештерү һәм социаль өлкә объектларын төзүгә керткән зур өлеше, яшь буынны тәрбияләүдәге нәтиҗәле эшчәнлеге, шәһәрнең беренче төзүчеләре традицияләрен саклау һәм үстерүдәге хезмәте, актив Җәмәгать эшчәнлеге өчен «Түбән Кама шәһәренең Мактаулы гражданины» дигән югары исем бирелә.

Николай Иванович Типтяровның тормыш юлы — хезмәткә тугрылык, Җаваплылык, һөнәргә мәхәббәт һәм кешеләргә хезмәт итүнең күркәм үрнәге. Аның исеме Түбән Кама һәм Татарстан төзелеш тарихында лаеклы урын алып тора, ә башкарган эшләре киләчәк буыннар өчен дә хезмәт һәм фидакарьлек үрнәге булып калачак.