Июнь-июль айларын юкка гына Сабантуйлар ае дип атамыйлар. Җәйнең иң матур көннәрендә татар халкы яшәгән һәр төбәктә милли бәйрәм рухы кабына. Сабантуй ул – хезмәтне данлаучы гына түгел, үткән белән киләчәкне тоташтыручы, төрле төбәкләрдә яшәгән милләттәшләрне берләштерүче рухи күпер дә.
Быел XXVI Федераль Сабантуй Омск шәһәрендә узды. Ул Россиянең 32 төбәгеннән һәм Казахстанның дүрт өлкәсеннән килгән делегацияләрне бер мәйданга Җыйды. Омскида 27 меңнән артык татар яшәвен исәпкә алганда, әлеге бәйрәмнең нәкъ менә биредә үткәрелүе аеруча әһәмиятле булды. Федераль Сабантуйда Түбән Кама якынча 500 кешелек делегация белән катнашты.
Бәйрәмнең мәртәбәле кунаклары арасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Омск өлкәсе губернаторы Виталий Хоценко, Түбән Кама районы башлыгы Радмир Беляев, дәүләт хакимияте органнары һәм Җәмәгать оешмалары вәкилләре бар иде.

Федераль Сабантуй ике көн дәвам итте. Беренче көнне Омск ипподромында традицион ат чабышлары һәм Сабантуй Кубогына ярышлар уздырылды. Кич белән бәйрәм Татарстан һәм Омск өлкәсе сәнгать осталары катнашындагы зур концерт белән дәвам итте. Икенче көннең төп чаралары Омск шәһәренең «Зеленый остров» паркында узды. Анда Түбән Кама «Татар утары»н тәкъдим итте. Кунаклар милли ризыкларны татып карады, халык һөнәрләре белән танышты, татар халкының милли туй йоласын тамаша кылды.
Түбән Кама китапханәләр берләшмәсе оештырган күргәзмә-ярминкә дә зур кызыксыну уятты. Анда татар китаплары, милли бизәнү әйберләре, кул эшләнмәләре, кәрәзле телефоннар өчен милли орнаментлы букчалар, Татарстан урманнарында Җыелган шифалы үләннәрдән әзерләнгән чәйләр тәкъдим ителде. Габдулла Тукай иҗатына багышланган фотозона исә аеруча популяр булды. Су анасы, Шүрәле һәм башка әкият геройлары белән бизәлгән мәйданчыкта кунаклар истәлеккә фотога төшәргә ашыкты.

Кечкенә кунаклар өчен дә кызыклы мәйданчыклар әзерләнгән иде. Авыл ишегалдын хәтерләткән рәсем ясау зонасында балалар йорт хайваннары сурәтләрен үзләренең фантазияләренә таянып буядылар. Осталык дәресләрендә агач кашыклар бизәделәр, милли бизәкләр белән янчыклар әзерләделәр, чигү һәм кул эшләре серләренә төшенделәр.
Сабантуй милли уеннарсыз булмый. Бәйрәм кунаклары чүлмәк вату, көянтә-чиләк белән су ташу, капчык киеп йөгерү, таяк тартышу, йомыркалы кашык белән йөгерү кебек күңелле ярышларда зур теләк белән катнашты. Алар балаларны да, яшьләрне дә, өлкәннәрне дә бердәй мавыктырды. Көч, Җитезлек һәм төгәллектә сынашырга теләүчеләрнең күп булуы бәйрәмгә аерым Җанлылык өстәде.

Омск өлкәсе губернаторы Виталий Хоценко да милли уеннардан читтә калмады. Ул күзләрен бәйләп чүлмәк вату бәйгесендә катнашып, беренче сугуда ук чүлмәкне челпәрәмә китерде. Тамашачылар аны көчле алкышларга күмде, ә губернатор истәлекле Сабантуй бүләгенә лаек булды.
Милли көрәш буенча турнир Җиңүчесенә, күркәм традиция буенча, Татарстан Республикасы Рәисе исеменнән төп бүләк — LADA Granta автомобиле тапшырылды.
Федераль Сабантуй кысаларында Түбән Кама белән Омск арасында мәдәни хезмәттәшлекне киңәйтү турында да килешүгә ирешелде. Киләсе елда Түбән Камада шәһәр Сабантуе кысаларында Омск өлкәсе Мәдәният көннәрен үткәрү планлаштырыла.

Федераль Сабантуй тагын бер кат шуны раслады: кайда гына яшәмәсен, татар халкын уртак тел, мәдәният, гореф-гадәтләр һәм тарихи хәтер берләштерә. Себернең үзәгендә, Иртыш елгасы буенда меңләгән кеше белән саф татар телендә аралашу, милли Җыр-моңга кушылып шатлану, халкыбызның күркәм йолаларын бергәләп саклау һәм киләчәк буыннарга тапшыру — үзе зур бәхет. Сабантуйның төп кыйммәте дә нәкъ менә шунда: ул кешеләрне очраштыра, күңелләрне якынайта һәм милләтебезнең яшәү көчен тагын бер кат раслап тора.

MAX
