«Кама таңнары» әдәби берләшмәсендә матур традиция бар – һәр җәйне Татарстанның берничә районына сәфәр кылу. Быел без Актаныш районы Әнәк авылына юнәлдек.
Сәфәребезнең төп максаты — Түбән Кама һәм Яр Чаллы шәһәрләренең иҗтимагый-мәдәни тормышында, әдәбиятында тирән эз калдырган Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Гаяз Исхакый исемендәге әдәби бүләк иясе Рәхмәтулла Хисмәтулла улы Хисмәтуллинның туган авылы белән танышу иде. «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе Җитәкчесе Рәсимә Нәбиуллинаның бу тәкъдимен күтәреп алып, Яр Чаллының «Ләйсән» әдәби берләшмәсе әгъзалары да безгә кушылды.
Ерак сәфәргә кузгалганда кояш безне елмаеп озатса да, бераздан яңгыр башланды һәм юл буе туктамыйча койды. Әмма Ык елгасын кичеп, Әнәк авылына таба борылгач, ул кинәт туктады. Ике яклап матур йортлар тезелгән, уктай төз асфальт юлдан тиз генә авыл үзәгенә килеп Җиттек.
Әнәк авылы мәдәният йорты янында безне аның Җитәкчесе Фәйрүзә Нигъмәтуллина, Әтәс авылы китапханәчесе Мәүҗидә Гарипова һәм клубның Җыр ансамбле кызлары чәк-чәк, Җыр-моң белән каршы алдылар. Аларга үзебезнең Җырчы-баянчыларыбыз да кушылды.
Иң элек авыл тарихына һәм аның күренекле шәхесләренә багышланган музей белән таныштык. Әлбәттә, музейдагы стендларның һәм экспонатларның зур өлеше күренекле дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе, Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевкә багышланган. Әлеге музейга нигез салучы да нәкъ менә Рахмай Хисмәтуллин икән.
Ул туган авылы тарихына, Минтимер Шәймиевнең балачагына, тормыш юлына һәм дәүләт эшчәнлегенә бәйле бик күп материал туплаган. Моның ачык дәлиле — Рахмай ага үз кулы белән төзегән, музейның иң түрендә урын алган Минтимер Шәймиевнең шәҗәрәсе. Музей өчен материаллар эзләп, ул ярты дөньяны йөреп чыккан, читтә яшәүче якташлары белән элемтәләр урнаштырган, архивларда эшләгән. Рахмай Хисмәтуллинның үз иҗатына багышланган китаплары да музейда лаеклы урын алып тора.
Очрашу мәдәният йортының зәвык белән бизәлгән тамаша залында дәвам итте. Рәсимә Нәбиуллина Түбән Камадан килгән кунаклар белән таныштырды һәм Рахмай Хисмәтуллинның нефтехимиклар шәһәре белән бәйле тормыш юлы һәм иҗаты турында кыскача сөйләде. Ул 1966-1981 елларда Түбән Камада яшәгән чорында «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе эшендә актив катнаша, озак еллар дәвамында аның Җитәкчесе булып нәтиҗәле эшли, көчле иҗат коллективы туплый, «Җидегән чишмә» берләшмәсенә нигез сала. Төзелештә инженер, кичке мәктәптә укытучы, халык театрында режиссёр булып хезмәт итә, соңрак «Социалистик Татарстан» газетасының үз хәбәрчесе вазифасын башкара. Шул елларда шәһәрдә иҗат итә башлаган яшь каләм ияләренә төпле киңәшләре белән ярдәм итә, аларны иҗат юлына канатландыра.
«Кама таңнары» берләшмәсе әгъзалары — шагыйрә Нәфисә Баязитова, шушы юллар авторы һәм башкалар Рахмай Хисмәтуллин турында хатирәләре белән уртаклаштылар, аның милли җанлы, туры сүзле, тәвәккәл шәхес булуын ассызыклап үттеләр. Миләүшә Рәхимова белән Мөнҗия Хәлимова үз җырларын башкарды, ә Фәнүзә Сабирова, Рәмзия Вәлиева, Әлфия Сибгатуллина һәм Инзилә Галиуллина шигъри күчтәнәчләрен тәкъдим иттеләр.
1989-1997 елларда Рахмай Хисмәтуллин Татарстан Язучылар берлегенең Яр Чаллы бүлегендә Җаваплы секретарь булып эшли. «Ләйсән» әдәби берләшмәсе Җитәкчесе Роза Хәмидуллина чыгышында Рахмай аганың үзгәртеп кору чорындагы иң катлаулы 90 нчы елларда Яр Чаллы язучылар оешмасын саклап кына калмыйча, яшь иҗатчыларны да үз тирәсенә туплый алуын билгеләп үтте. Бүген дә республикадагы иң зур әдәби берләшмәләрнең берсе саналган «Ләйсән» алдынгы сафларда бара.
Кунаклар арасында Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Айрат Шәйхетдинов, күптән түгел генә Башкортстан Язучылар берлегенә кабул ителгән, укучылар яратып укый торган күп китаплар авторы Зифа Кадыйрова, шулай ук яңа китабы дөнья күргән шагыйрь Илгизәр Әхмәтҗанов та бар иде.
Актанышның «Агыйдел дулкыннары» әдәби берләшмәсе Җитәкчесе Лилия Шәйгәрданова чыгышы да бик эчтәлекле булды. Ул Рахмай Хисмәтуллин исән чакта авыл мәктәпләрендә еш кына иҗади очрашулар үткәрүен, район газетасында аның шигырьләре бүген дә даими басылып килүен сөйләде. Димәк, Актаныш төбәгендә Рахмай аганың бай әдәби мирасын кадерләп саклаучылар аз түгел.
Очрашудан соң без Рахмай Хисмәтуллинның каберенә барып, чәчәкләр салдык, якташыбызның рухына дога кылдык. Аның кабере Минтимер Шәймиевнең әти-әнисе һәм бабалары Җирләнгән урыннан ерак түгел икән.
Дистәләрчә чакрым юл үткәннән соң, әлбәттә, Минтимер Шәймиевкә багышланган «Бабайда кунакта» музей комплексына да сугылмыйча кала алмадык. Бу көнне анда Мәскәүдән килгән кунаклар һәм «Россия-1» телеканалы вәкилләре дә экскурсиядә йөриләр иде.
Бу сәфәрдән һәркайсыбыз күңел күтәренкелеге белән кайтты. Күрше төбәкләрдәге каләмдәшләр белән аралашу рухи яктан баетты, иҗат өчен яңа тәэсирләр һәм илһам өстәде.


MAX
