Җәй – балалар өчен иң күңелле һәм мавыктыргыч чор. Уку елы тәмамлангач, мәктәпләрдә Җәйге каникуллар башлана, балалар бакчаларында да саф һавада үткәрелә торган вакыт арта. Бу көннәрдә сабыйлар ишегалларында уйный, велосипедта, самокатта йөри. Әмма күңелле ял вакытында юл хәрәкәте кагыйдәләрен онытмаска кирәк.

Шушы максаттан шәһәрнең 7 нче балалар китапханәсе хезмәткәрләре 9 нчы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен «Юлда игътибарлы бул!» дигән күңелле һәм файдалы чара үткәрде. Балалар юл йөрү кагыйдәләрен уеннар, табышмаклар һәм әкият геройлары ярдәмендә искә төшерде.

Сабыйлар янына кунакка күпләргә таныш китап һәм мультфильм герое Шапокляк белән аның тугры дусты — Лариска күсесе килде. Алар юлда йөргәндә хәвефле хаталар ясаган: велосипедта юл уртасыннан йөргәннәр, машиналар арасыннан чыкканнар, юл йөрү кагыйдәләрен бөтенләй онытканнар.

Кечкенә дусларыбыз кунакларны дөрес йөрергә өйрәтергә ашыкты. Алар светофор билгеләренең мәгънәсен аңлатты, Җәяүлеләр өчен билгеләнгән урыннар турында сөйләде, юл билгеләрен искә төшерде. Аннары барысы бергә мавыктыргыч уеннарда, бәйгеләрдә катнашып, төрле биремнәр үтәде. Шапокляк белән Лариска да буш кул белән килмәгән — алар балаларга кызыклы китаплар бүләк итте.

Күңелле очрашу сабыйларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен тагын бер кат ныгытырга ярдәм итте. Хәзер алар үзләре генә түгел, дусларына, энеләренә-сеңелләренә, хәтта әти-әниләре белән әби-бабайларына да юлда һәрчак игътибарлы булырга кирәклеген искәртә алачак.

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү һәм үтәү — һәркемнең бурычы. Куркынычсызлык һәрчак үзебездән башлана.

Ләйсән Әхмәтҗанова, 7 нче балалар китапханәсе хезмәткәре