Дөресен генә әйткәндә, беренче тапкыр кайчан һәм кемнәр белән балыкка барганымны хәтерләмим. Кармак салырга мине, мөгаен, әтием белән күрше малайлары өйрәткәндер. Әмма үзең тоткан балыктан су буенда пешерелгән беренче уханың тәме бүген дә күңелемдә саклана.

Безнең авыл тирәсендә елга-күлләр бихисап иде. Иң якыны — Шәбез елгасы. Күп җирендә суы тездән генә булса да, тирән чоңгыллары өлкән кешене дә күмәрлек дип сөйлиләр иде. Имеш, анда мыеклы Җәеннәр дә яши. Елга бер яктан иген басулары, икенче яктан көтүлекләр арасыннан бормаланып ага. Ә таллыклар арасына килеп кергәч, никтер кинәт кенә туп-турыга әйләнә. Авыл халкы бу урынны Шарлама дип йөртә иде.

Еллар үткәч кенә бу исемнең тарихын белдем. 1910 елда Такталачыкта земство хастаханәсе төзелә башлагач, язгы ташу вакытында Агыйдел буйлап баржа белән кирпеч алып киләләр. Әмма су тиз кимеп, баржа сайга утырып кала. Буксирны коткару өчен авыл кешеләре көрәкләр белән Шәбез елгасының бер өлешен киңәйтеп, вакытлыча канал казый. Шуннан соң бу урын Шарлама исеме белән йөртелә башлый.

Балачак хатирәләрендә елгалар да тирәнрәк, таллар да биегрәк булып истә кала икән. Язның кояшлы бер көнендә без — авылның бер төркем малайлары — балыкка киттек. Күбебез әле башлангыч сыйныфта гына укый, ә арабызда инде өлкәнрәкләр дә бар. Алар үзләрен бездән тәҗрибәлерәк саный, киңәшләр бирә.

Шарламага килеп Җиткәч, яшь талдан озын таяклар кистек. Кармак Җебенә каз каурыеннан ясалган калкавыч, ә батыргыч итеп кечкенә шөреп бәйләдек. Су өстендә Җемелдәгән калкавыч кинәт кенә батып китсә, йөрәкләр дөп-дөп тибә башлый. Әмма һәрчак кыенлыксыз гына булмый: кармаклар бутала, кайчак тотылган балык белән бергә Җеп тал ботагына эләгә. Суалчаннар беткәч, очлы таяк белән тал төпләрен казып яңаларын эзлибез.

Бераздан өлкән малайларның тавышы яңгырады:
— Әйдәгез, тиз генә коры утын ташыгыз!

Каяндыр табылган, корымга баткан иске чәйнекне ике казык арасына куелган тал ботагына элеп куйдылар. Бәхеткә, кемнәрдер өйдән бәрәңге дә алган икән. Аларны әрчеп чәйнеккә салдылар.

— Их, суган онытылган! — диде берсе.
— Борчылмагыз, хәзер Җуа алып киләбез! — дип, малайлар елга буена йөгерде.

Яр буендагы камыш арасында күк чәчәкле кыр суганы — Җуа — бихисап иде. Аны өзеп алып килделәр. Тоткан балыкларыбыз артык зур булмаса да, чәйнекне тутырырлык Җыелган иде инде. Озак та үтмәде, учакта уха кайнап чыкты.

Пешкән балыкларны агач кисәге белән алып, үлән өстенә Җәелгән газетага тезделәр. Кызганыч, тәлинкә дә, кашык та юк. Әмма өлкәннәр моннан чыгу юлын да тапты. Кемнеңдер сумкасында берсе эченә берсе кергән пластмасса стаканнар булган. Чәйнек борыныннан ипләп кенә һәркайсыбызга кайнар шулпа агыздылар.

Их, ул уханың тәме! Яшел чирәмгә сузылып ятып, үз кулың белән тоткан балыкны сөягенә кадәр кимереп ашаудан да рәхәтрәк мизгелләр сирәктер. Өстә — зәп-зәңгәр күктә тургай сайрый, биектән акчарлаклар очып үтә, ә елга өстендә кояш нурлары Җемелди…

Безгә шул көнне уха пешергән абыйлар күптән инде арабызда юк. Түбән Кама ГЭСы төзелгәч, Шарлама дип аталган елга култыгы да су астында калды. Гомер юлында төрле илләрдә, рестораннарда, хәтта диңгез корабларында да затлы балыклардан әзерләнгән уха ашарга туры килде. Ләкин күңелгә сеңеп калган шул балачактагы уха тәмен беркайда да очратмадым. Билләһи, иң тәмле уха туган якта, учакта корымланган иске чәйнектә пешкәне була икән.

Фәрит Вагыйзов, «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзасы