Районыбызның Ширәмәт авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Гамира Минабетдинова үзенең 100 яшьлек олуг юбилеен билгеләп үтте.

Күркәм бәйрәме уңаеннан аны шәһәр башкарма комитеты һәм Ширәмәт авыл Җирлеге вәкилләре тәбрикләде. Шулай ук ветеранга Россия Президенты һәм Татарстан Рәисенең котлау хатлары тапшырылды.

Бөек Ватан сугышы елларында Гамира Мөктәсиб кызы колхозда хезмәт куйган. Алар таң белән басуга чыгып киткәннәр, ә өйләренә кояш баегач кына әйләнеп кайтканнар. Аңа урман әзерләү эшләрендә дә катнашырга, окоплар казырга да туры килгән. Җиңү хәбәрен дә ул басуда эшләгәндә ишеткән.

Сугыштан соң Гамира Минабетдинова кияүгә чыга һәм Камский бистәсенә күчә. Анда ул озак еллар совхозда хезмәт куя. Үзе әйтүенчә, озын гомеренең төп серләренең берсе — хезмәтне ярату. Лаеклы ялга чыккач та ул тик утырмаган, хуҗалык эшләрен алып баруын дәвам иткән.

«Әни соңгы елга кадәр паласлар бәйләде. Оекбашлар, шарфлар, башлыклар бәйли иде, элек шәлләр дә бәйләде. Ул биш минут та эшсез утыра белми. Хәзер дә без берәр ризык әзерләгәндә бәрәңге әрчи, суган чистарта, хәтта ваклап турарга да булыша», — дип сөйли Гамира Мөктәсиб кызының кызы Әлфия Нурова.

Гамира Минабетдинованың 100 яшьлек юбилее — бөтен гаиләсе өчен зур бәйрәм. Бу истәлекле көнне аның өч баласы, дүрт оныгы һәм алты оныкчыгы бер табын артына Җыелачак.