Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Түбән Кама мөхтәсибәте махсус хәрби операциядә катнашучыларга автомобиль тапшырды. Якын арада аны алгы сызыкка илтәчәкләр.

Түбән Кама мөхтәсибәте хәрбиләргә даими рәвештә ярдәм күрсәтә. Күптән түгел Кама Аланы мәчете имам-хатыйбы Габделхәким хәзрәт Яруллин һәм Ютазы районы имам-мөхтәсибе Марат хәзрәт Мәрданшин солдатлар янында булып кайттылар. Алар сугышчыларга портатив зарядка җайланмалары, генератор, адреслы посылкалар, дини әдәбият һәм хәләл ризыклар алып барганнар.

Делегация около мечети в ДНР

Делегация хәрбиләрнең рәхмәт хаты белән кайтты. Ул Түбән Кама халкына һәм Салих хәзрәт Ибраһимов исеменә мәчеткә адресланган. Ил сакчылары якташларына даими игътибарлары һәм гамәли ярдәмнәре өчен чын күңелдән рәхмәт белдерде.

Бытовые условия в окопе