Якыннарын искә алдылар, алгы сызыктагы хәрбиләр һәм һәлак булганнар рухына дога кылдылар. Түбән Каманың «Җәмигъ» мәчетендә махсус хәрби операциядә катнашучыларның туганнары өчен хәйрия табыны әзерләнә. Очрашуда шәһәр башлыгы Радмир Беляев, хәрби комиссар Газинур Ситдиков, район имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов катнаша. Махсус кунак — Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең хәрби операция мәсьәләләре буенча вәкаләтле вәкиле Марат хәзрәт Марданшин да чакырыла. Ул гуманитар ярдәм илтеп тапшыру өчен алгы сызыкка 13 тапкыр барган, ике медаль белән бүләкләнгән.

Өстәл артында – махсус хәрби операциядә катнашучыларның якыннары — әти-әниләре, хатыннары, апа-сеңелләре. Берәүләр бүген алгы сызыкта булган якыннары өчен дога кылырга килгән. Икенчеләре, кызганычка каршы, газизләрен югалткан. Түбән Кама имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов әйтүенчә, мәчет – аралашу, дога кылу, күңел тынычлыгы табу урыны. 

Кунаклар арасында Ютазы районы имам-мөхтәсибе Марат Мәрданшин да бар. Ул — Татарстанда беренчеләрдән булып махсус хәрби операция зонасына гуманитар һәм рухи ярдәм белән баручы дин әһелләренең берсе. Алгы сызыкка 13 тапкыр барган, ике медаль белән бүләкләнгән.

Очрашуның максаты – батыр уллар үстергән ата-аналарга һәм солдатларның хатыннарына күңел җылысын бүләк итү. Махсус хәрби операциядә катнашучыларның якыннарын үзәк мәчеткә өч ай саен чакыралар. Биредә алар шәһәр җитәкчелегенә үзләрен борчыган сорауларны җиткерә, төрле мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм дә сорый алалар.