Стахеевлар утарын бер сумга сатып алучының исеме билгеле. Сәүдәгәрләр йортының яңа хуҗасы — «Татпроф» компаниясе хуҗасы Сергей Рачков. Төп шарт буенча, аңа тарихи объектны реставрацияләргә кирәк. Проекты инде әзер. 

 Кайчандыр чәчәк аткан Стахеевлар утары нык “картайган” - дивардагы буяу өслеге өлешчә кубып төшкән, кирпечләр ишелгән, ишек-тәрәзәләре кадаклап куелган... Хуҗасы юклыгы күренеп тора. Озакламый хәл үзгәрәчәк. Тарихи бинаны Чаллы эшмәкәре сатып алган.  

«Түбән Кама тарихы Стахеевлардан башлана. Бинаны торгызсалар, бик яхшы булыр иде», – дигән фикердә түбәнкамалылар 

19 гасырда төзелгән тарихи бинаның яңа хуҗасы – «Татпроф» компаниясе директоры Сергей Рачков. Ул аны бер сумга сатып алган. Килешү шарты буенча, Стахеевлар утарын реставрацияләргә тиеш. Эскиз проекты әзер. Түбәнкамалылар әлеге яңалыкка уңай карыйлар.  

«Бу — безнең тарих. Үз тарихыбызны, ата-бабаларыбызны һәм туган ягыбызны белергә тиешбез», – ди түбәнкамалылар

 Төзекләндерү ике этапта үтәчәк. Бинада музей мәйданчыгы, шәһәр чаралары үткәрү өчен зәвыклы зал булдырылачак. Шулай ук ачык бассейнлы термаль комплекс төзү планлаштырыла. Әлеге максатларга ярты миллиард сум акча тотылачак.