Складтан алып мәктәп ашханәсенә кадәр — һәр этап контрольдә. Түбән Кама районының мәгариф учреждениеләрен азык-төлек белән «АБК-Пэймент» тукландыру операторы тәэмин итә. Балаларның тәмләп ашап, тук булып ашханәдән чыгуы – хезмәтнең иң югары бәясе, ди пешекчеләр. Продуктларның сыйфатын кем һәм ничек тикшерә? Ашамлыклар тәмле булсын өчен нинди эшләр башкарыла? Без мәктәптәге төшке ашның бөтен юлын күзәттек: зур складтан алып укучы тәлинкәсенә кадәр.
Бүгенге менюда — итле бәрәңге, чәй, икмәк һәм кыяр. Беренче гимназия укучыларының тәлинкәләре бушап килә. Димәк, ашлары тәмле!
Ләкин ашханәгә кайтканчы, һәр продукт тикшерү үтә. Сыйфат белгечләре документларны тикшерә. Ике ветеринария табибы чималның сыйфатын контрольдә тота. Саклау шартлары да игътибар үзәгендә.
Монысы – «АБК-Пэймент» тукландыру операторының склады. Биредә меңләгән килограмм азык-төлек саклана. Эчемлекләр, тәм-томнар, ит, кош ите һәм балык бар. Һәр продукт өчен тиешле температура режимы булдырыла: гадәти склад бүлмәләрендә — плюс 20 градус, туңдыргычларда минус 18 градус чамасы.
Мәктәп менюсын тәҗрибәле технологлар төзи. Шул ук вакытта алар туклану нормаларын гына түгел, балаларның теләкләрен дә исәпкә алалар. Укучылар үз фикерләрен җиткерә, ә белгечләр аларны игътибарсыз калдырмый. Әйтик, югары сыйныф укучыларының үтенече буенча менюга сырниклар да кертелгән.
Гөлия Нигъмәтуллина
MAX
