Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, «Макс» мессенджерында «Минем мәктәп» мобиль кушымтасына тиз күчү мөмкинлеге барлыкка килгән.

Ата-аналар һәм укучылар электрон көндәлектән файдалана, уку өлгерешен, дәресләр расписаниесен һәм өй эшләрен карый ала. Моның өчен телефон экраныннан кирәкле кушымтаны эзләргә кирәкми.

Кушымтага күчү өчен «Чатлар» бүлеген ачарга, «Сферум»ны, аннары «Көндәлек»не сайларга һәм «Минем мәктәп» кушымтасын ачу» төймәсенә басарга кирәк.

Цифрлы хезмәтләрне үстерү «Мәгълүматлар икътисады» милли проекты бурычларына туры килә.