Түбән Камада юл-транспорт һәлакәтләре саны кимегән. 2026 елның беренче тугыз аенда узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, аварияләр 15кә азрак теркәлгән. Зыян күрүчеләр саны да 17 кешегә кимегән.

Бу күрсәткечләр юл хәрәкәте иминлеге буенча комиссия утырышында каралды. Анда Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Радмир Беляев та катнашты.

Балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре саны да кимегән: узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, 10 очракка азрак. Бу шәһәр юлларында куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча күрелә торган чараларның нәтиҗәлелеге турында сөйли.

«Балигъ булмаганнарны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү, профилактик чаралар үткәрү һәм аларны автомобильдә йөрткәндә иминлек таләпләренең үтәлешен контрольдә тоту аеруча мөһим», — дип белдерә инспекторлар.

Юлларда иминлекне арттыру эше алга таба да дәвам итәчәк. Моның өчен юл хәрәкәтендә катнашучыларның һәрберсе кагыйдәләрне үтәргә һәм үз җаваплылыгын аңларга тиеш.