Түбән Кама муниципаль районы һәм Татарстанның махсус хәрби операция ветераннары ассоциациясе хезмәттәшлек турында килешү төзеде. Документка шәһәр мэры Радмир Беляев һәм ассоциация рәисе, генерал-лейтенант Владимир Майстренко кул куйды. Килешү ветераннарга, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә һәрьяклап ярдәм күрсәтү өчен уртак эшне көчәйтергә мөмкинлек бирәчәк.

Эшкә урнашу, яңадан һөнәри әзерлек узу, социаль гарантияләр, һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләренә ярдәм күрсәтү. Очрашуда әлеге һәм башка мәсьәләләр күтәрелде. Анда Түбән Кама муниципаль районы җитәкчелеге һәм Татарстанның махсус хәрби операция ветераннары ассоциациясе вәкилләре катнашты. Кунаклар арасында Россия Герое, генерал-полковник, Татарстан Премьер-министры вазифаларын башкаручы Александр Лапин да бар иде.

Очрашуның төп сәбәбе — Түбән Кама муниципаль районы белән Татарстанның махсус хәрби операция ветераннары ассоциациясе арасында системалы хезмәттәшлек турында килешү төзү. Документка Радмир Беляев һәм ассоциация рәисе, генерал-лейтенант Владимир Майстренко кул куйды.

Түбән Кама бүлекчәсен махсус хәрби операция ветераны Артур Барабанов җитәкләячәк. Бу — муниципаль район белән төзелгән беренче шундый килешү. Очрашуда Татарстан буенча баш федераль инспектор Сергей Байдин, Дәүләт Советы депутаты Эдуард Шәрәфиев, хәрби туганлык берләшмәсе активистлары һәм район җәмәгатьчеләре катнашты. 

Очрашудан соң катнашучылар Җиңү монументына һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар истәлегенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салды.

Аннары делегация 31нче лицейда урнашкан Жуков ордены белән бүләкләнгән 155нче аерым гвардия диңгез пехотасы бригадасының махсус хәрби операция музеенда булды. Кунакларны «Юнармия» хәрәкәтендә катнашучы укучылар каршы алды. Алар үзләрен кызыксындырган сорауларны биреп, музей буйлап экскурсия ддә үткәрделәр.