Безнең район «Ядкәр» шәҗәрә проектына кушылды. эш сәфәре белән Татарстан Республикасы Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова килде. «Түбән Камага — 60 ел! Шәһәрнең юбилей елында туган як тарихын өйрәнү һәм киләчәк буыннар өчен саклау аеруча әһәмиятле», булуын билгеләп үтте үз чыгышында Радмир беляев.  

Радмир Беляев катнашында узган киңәшмәгә туган як тарихын өйрәнүчеләр, укытучылар, мәдәният хезмәткәрләре, имамнар һәм авыл җирлекләре вәкилләре чакырыла. Төп бурыч — авылларда нәсел шәҗәрәләре турында мәгълүмат туплауны оештыру. Моның өчен җаваплы кешеләрне билгеләргә, аларга мәгълүматларны эзләү, эшкәртү һәм электрон форматка күчерү эшендә ярдәм итәргә кирәк.

Түбән Камада бу юнәлештә нәтиҗә бар инде. Мансур Ганиев районның нәсел шәҗәрәсен төзегән. Ул гаиләләр тарихын берләштерә, кешеләр язмышының туган як тарихы белән ничек бәйләнгәнен күрсәтә.

Шәһәрнең 60 еллыгы билгеләп үтелгән чорда мондый проектның әһәмияте аеруча зур, дип билгеләп үтте үз чыгышында Радмир Беляев. Шәҗәрә – тупланган мәгълүматны сакларга, буыннар арасындагы бәйләнешне ныгытырга һәм яшьләргә үз тамырларын яхшырак белергә ярдәм итәчәк. «Ядкәр» проектында теләге булган һәркем катнаша ала.