Түбән Камада «Лада Гранта» автомобиле электр самокатында барган 17 яшьлек кызны һәм 9 яшьлек баланы бәрдергән. Юл-транспорт һәлакәте 14 октябрьдә Студентлар урамындагы 8а номерлы йорт каршында булган.

Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, «Гранта» автомобилен йөртүче 21 яшьлек егет йорт ишегалдыннан чыкканда, юлны самокаттан төшмичә чыгып барган 2009нчы елгы кызны бәрдергән. Аның белән бергә 9 яшьлек бала да булган. Икесен дә хастаханәгә алып киткәннәр.

Машина Лада Гранта

Һәлакәтнең барлык шартлары ачыклана.