2026 елның беренче тугыз аенда Татарстанда каршы як полосага чыгу кагыйдәсен бозу белән бәйле 151 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 71 кешенең гомере өзелгән, 242 кеше җәрәхәтләнгән.
Бу хакта республика Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.
Каршы як полосага чыгу кагыйдәсен бозган өчен 7500 сум штраф салынырга яки машина йөртү хокукыннан дүрт айдан алты айга кадәр мәхрүм итәргә мөмкиннәр. Хокук бозу кабатланса, бу срок бер елга кадәр җитә.
Шул ук гамәл өчен административ җәза алганнан соң кагыйдәне кабат бозган яки моның өчен хөкем ителгәнлеге булган йөртүчегә өч елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный.
Дәүләт автоинспекциясендә узып китү кагыйдәләрен бозу турындагы материалларның судка җибәрелүен искәрттеләр. Беренче тапкыр кагыйдә бозган очракта да машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителергә мөмкин. Таныклыкны кире алу өчен мәхрүм итү срогы тәмамлангач, юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча теоретик имтихан тапшырырга кирәк.
Альбина Вәлиева
MAX
