Россия эстрадасы җырчысы Егор Кридның Түбән Камада узарга тиешле концерты үткәрелмәячәк. Бу хакта гастрольләрнең бер өлешен оештыручы «Артлайф» компаниясе хәбәр итте.
Концерт 22 октябрьдә «Нефтехим Арена» боз сараенда узарга тиеш иде. Оештыручылар аңлатуынча, концерт мәйданчыгы шоуны үткәрү өчен кирәкле техник таләпләргә туры килми.
«Без программаны тулысынча күрсәтергә һәм тамашачылар көткән югары сыйфатны тәэмин итәргә телибез», — дип белдерделәр компаниядә.
Шул ук сәбәп белән Егор Кридның Әстерхан һәм Уфадагы концертлары да үткәрелмәячәк.
Альбина Вәлиева
MAX
