Татар авылының җаны нәрсәдә? Гармун моңындамы, әби-бабайлардан калган һөнәрләрдәме, әллә табын түрендәге чәкчәк белән үләнле чәйдәме? Югары Чаллыда узган «Авылча» этнофестивале кунакларга бу сорауга җавапны үз күзләре белән күрергә мөмкинлек бирде.

Кызыл Чапчак авыл җирлеге кунакларны татар халкының борынгы кунакчыллык йолалары белән каршы алды. Табыннарда каз какланган, урамалар пешерелгән, баллы чәкчәкләр әзерләнгән. Ә гармунчылар исә бәйрәмгә аерым бер ямь өстәде.

Авыл тарихы — кешеләрендә

Фестиваль мәйданында 20гә якын тематик нокта эшләде. Һәрберсе татар халкының тормышын, һөнәрләрен һәм йолаларын чагылдырды. Кул эшләре остасы Энҗе Әхмәтҗанова кунакларга чигү сәнгатен тәкъдим итте. Ул мендәр тышлыклары чигә. Бу һөнәргә мәхәббәтне аңа әбисе сеңдергән.

«Элек-электән әби-бабайларыбыз гореф-гадәтләребезне саклап килгән. Без дә аларны югалтмаска, яшь буынга тапшырырга тырышабыз», — ди Энҗе Әхмәтҗанова.

Фестивальгә килгәннәр үзләрен чын татар авылындагы әби йортына кайткандай хис итте. Кемдер коймак пешерде, кемдер токмач кисте, балалар милли уеннарда көч сынашты. Ә фотозоналарда һәркем истәлекле мизгелләрен саклап калырга ашыкты.

Күргәзмәнең үзәгендә — батырларга хөрмәт

«Авылча» этнофестиваленең иң үзенчәлекле мәйданчыкларының берсе махсус хәрби операциягә багышланган күргәзмә булды. Аның авторы — Татарстанның атказанган рәссамы Илдус Мортазин. Күргәзмәдә 9 картина тәкъдим ителгән. Шуларның берсендә Югары Чаллыда яшәүче волонтер Изалия Хәйруллина сурәтләнгән. Хатын-кыз инде өченче ел ил сакчыларына ярдәм күрсәтә: чәкчәк әзерли, шифалы чәйләр җыя, гуманитар йөк туплауда катнаша.

«Авылча» — авылларны берләштерүче проект

Этнофестивальне үткәрү өчен Кызыл Чапчак авыл җирлеге очраклы гына сайланмаган. Ул «Авылым җәүһәрләре» бәйгесендә җиңүчеләрнең берсе. Биредә иң зур байлык — хезмәт сөючән, уңган һәм үз тарихын хөрмәт итүче кешеләр.

«Авылча» этнофестивале Татарстан Рәисе гранты ярдәмендә гамәлгә ашырыла. Проект авторы — Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Гөлназ Арсланова. Аның фикеренчә, авылларда сакланган мәдәни мирасны күрсәтү — бүгенге көндә аеруча мөһим.

Бәйрәм җирле сәнгать осталары һәм татар эстрадасы артистлары чыгышлары белән тәмамланды. Кунаклар яраткан җырларына кушылды, биеде, яшьлек елларын искә төшерде. Ә «Авылча» фестивале исә тагын бер кат татар авылының җаны — аның кешеләрендә, моңында һәм буыннан-буынга күчкән рухи байлыгында икәнен күрсәтте.