29 октябрьдә сәгать 13:00дә Түбән Каманың Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәсендә «Мин татарча укыйм» муниципаль бәйгесе узачак. Анда татарча укырга яратучылар һәм үзләрен сәнгатьле уку осталыгында сынап карарга теләүчеләр катнаша ала.

Быелгы бәйге шәһәрнең 60 еллыгына багышлана. Аның максаты — татар телен һәм әдәбиятын популярлаштыру, туган телне сөючеләрне берләштерү. Катнашучылар татарча дөрес һәм сәнгатьле уку осталыкларын, шулай ук милли әдәбиятны белүләрен күрсәтә алачак.

«Әгәр сез татар телен яратасыз, матур әдәбият белән кызыксынасыз һәм сәхнәдә чыгыш ясарга яратасыз икән, бу бәйге нәкъ сезнең өчен. Килегез, үз сәләтегезне күрсәтегез һәм туган телебезнең гүзәллеген бергәләп танытыйк!» — дип белдерә оештыручылар.

Белешмәләр өчен телефон: 8 (8555) 39-93-83.