2027 елда Татарстанның спорт инфраструктурасы тагын да киңәячәк. «Россия спорты» дәүләт программасы кысаларында республикада 13 заманча спорт мәйданчыгы урнаштыру күздә тотыла. Шуларның унысы — ГТО нормативларын тапшыру өчен, ә өчесе «акыллы» спорт мәйданчыгы булачак. Бу хакта Татарстан Спорт министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Республикада спортны үстерүгә юнәлдерелгән эш системалы рәвештә алып барыла. Татарстан Спорт министрлыгы мәгълүматларына караганда, «Россия спорты» дәүләт программасы спорт белән шөгыльләнү мөмкинлекләрен киңәйтергә һәм актив яшәү рәвешен популярлаштырырга ярдәм итә.
Татарстан спорт министры Владимир Леонов билгеләп үткәнчә, республика программаның төп күрсәткечләренә ирешү буенча алдынгы төбәкләр арасында. Бу юнәлештәге эш киләчәктә дә дәвам итәчәк.
Дәүләт программасының төп бурычларының берсе — 2030 елга даими рәвештә физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүчеләр санын республика халкының 70 процентына җиткерү.
Спорт объектлары төзелеше хәзер дә дәвам итә. Агымдагы елда Казанда Футбол үсеше үзәген төзеп бетерү планлаштырыла. Лениногорскида исә модульле бассейн төзелеше бара. Аны 2026 ел ахырына файдалануга тапшыру көтелә.
Моннан тыш, «Бизнес-спринт (Мин спортны сайлыйм)» федераль программасы кысаларында Казанда һәм Яшел Үзәндә дәүләт-хосусый партнерлык нигезендә ике «ФИЗРА спорт үзәге» физкультура-сәламәтләндерү комплексы сафка бастырылган.
Кече торак пунктларда да спорт өлкәсенә игътибар арта. «Земский тренер» программасы буенча 2026 елда республикага 42 белгеч җәлеп ителгән. Киләсе елда әлеге эшне шул ук күләмдә дәвам итү күздә тотыла.
Шулай ук 2027 елда спорт мәктәпләре өчен кирәкле җиһазлар һәм инвентарь сатып алуга 40 миллион сумнан артык акча бүлеп биреләчәк. Бу яшь спортчылар өчен күнегүләр үткәрү мөмкинлекләрен киңәйтергә һәм дәресләрнең сыйфатын күтәрергә ярдәм итәчәк.
Рустам Сафин
MAX