Районда урак өсте тулы көченә дәвам итә. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре өчен елның иң Җаваплы чорларының берсе – урып-Җыю кампаниясе кызган чагы. Һәр көн, һәр сәгать кадерле: үстерелгән уңышны югалтуларсыз, сыйфатлы итеп Җыеп алу өчен игенчеләр көнне-төнгә ялгап эшли.

Хәзерге вакытта район хуҗалыкларында бөртекле культуралар чәчелгән мәйданнарның 53 проценты Җыеп алынган. Комбайннар басуларда туктаусыз эшли, амбарларга инде 32 мең тоннага якын ашлык кайтарылган. Һәр гектардан уртача уңыш 36,1 центнер тәшкил итә. Бу күрсәткечләр район игенчеләренең тырыш хезмәтен һәм Җирне эшкәртүгә Җаваплы карашын дәлилли.

Урып-Җыю белән беррәттән, авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә киләсе ел уңышына нигез салына. Хуҗалыклар көзге культуралар чәчүгә әзерлек эшләрен дәвам итә. Моның өчен басуларда туфракны эшкәртү, аны чәчүгә әзерләү кебек мөһим агротехник чаралар башкарыла. Бүгенге көнгә 3206 гектар мәйданда туфрак эшкәртү тулысынча тәмамланган.

Быелгы кыр эшләре авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә Җиңел бирелми. Җәйнең аеруча яңгырлы килүе басулардагы эш темпына да үз йогынтысын ясады. Мондый шартларда техника белән басуга керү дә, уңышны вакытында Җыеп алу да зур осталык һәм төгәл оештыру таләп итә. Шуңа да карамастан, Түбән Кама районы аграрийлары сынатмый. Алар иртә таңнан караңгы төшкәнче кырда эшләп, һава торышының һәр мөмкинлегеннән нәтиҗәле файдаланырга тырыша. Төп максат — үстерелгән икмәкне вакытында Җыеп, югалтуларга юл куймау.

Муниципаль район башлыгы Радмир Беляев та кырлардагы эш барышына бәя биреп, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең тырышлыгын билгеләп үтте. «Быелгы сезон Җиңел түгел. Июль яңгырлы булды, кайбер районнарда туфрак критик дәрәҗәдә артык дымланды. Әмма безнең аграрийлар таңнан алып кояш баеганчыга кадәр эшли һәм уңышны вакытында Җыеп алу өчен кулдан килгәннең барысын да эшли. Хуҗалыкларга күрсәтелә торган ярдәмне алга таба да дәвам итәчәкбез», — диде ул.

Авыл хезмәтчәннәре өчен урак өсте — ел дәвамындагы хезмәтнең нәтиҗәсен күрсәтә торган Җаваплы чор. Кырда эшләүче комбайнчылар, механизаторлар, шоферлар, агрономнар һәм хуҗалык Җитәкчеләренең бердәм тырышлыгы белән район басуларында иген бөртекләп Җыела. Алда әле эш күп, әмма хезмәтнең төп нигезе — тырышлык, тәҗрибә һәм бердәмлек.

Уңышның һәр бөртеге — авыл кешесенең маңгай тире, Җиргә булган мәхәббәте һәм тырыш хезмәт нәтиҗәсе. Түбән Кама игенчеләре дә, һава шартлары нинди генә булуга карамастан, быелгы уңышны лаеклы төстә Җыеп алу өчен бар көчләрен куя.