Районыбызның дәүләт медицина учреждениеләрендә кадрлар мәсьәләсе игътибар үзәгендә кала. Бүгенге көндә район хастаханәләре табиблар белән – 51 процентка, урта медицина персоналы белән 73,7 процентка тәэмин ителгән.
2026 елның 1 июленә районның медицина учреждениеләренә 27 табиб эшкә урнашкан, ә 36 белгеч эштән киткән. Шуңа күрә медицина өлкәсендә кадрлар белән тәэмин ителешне яхшырту — мөһим бурычларның берсе.
Яшь белгечләргә өмет зур
Алдагы чорда медицина учреждениеләренең кадрлар составын тулыландыру көтелә. Бу эштә максатчан укырга кергән студентлар һәм ординаторлар аеруча зур роль уйнаячак. 2026 елда район медицина учреждениеләренә югары уку йортларын тәмамлаган 11 белгеч һәм 21 табиб-ординатор килер дип көтелә. Аларның 10сы инде табиб-стажер буларак эшкә урнашкан.
Бүгенге көндә Түбән Кама районы юлламасы буенча югары уку йортларында 158 максатчан укырга керүче студент белем ала. Ә 2026 елга специалитет программалары буенча район өчен 45 максатчан уку урыны бүлеп бирелгән. Максатчан укыту системасы медицина өлкәсенә яшь белгечләр Җәлеп итүнең нәтиҗәле юлларының берсе булып тора. Студентларны алдан ук район өчен әзерләү киләчәктә кадрларга булган ихтыяҗны киметергә мөмкинлек бирә.
Ярдәм чаралары
Районга медицина хезмәткәрләрен Җәлеп итү һәм аларны эш урыннарында ныгытып калу өчен федераль һәм республика күләмендәге ярдәм чаралары белән беррәттән, муниципаль программалар да гамәлдә. Шуларның берсе — белгечләрне хезмәт фатирлары белән тәэмин итү. Бүгенге көндә медицина хезмәткәрләренә шундый 47 фатир каралган.
Моннан тыш, яшь белгечләр өчен ташламалы аренда программасы гамәлдә. Аның кысаларында 75 фатир тәкъдим ителә. Мондый торакта яшәүче хезмәткәргә аренда өчен түләү таләп ителми, ул бары тик коммуналь хезмәтләр өчен генә түли.
Медицина учреждениесенә беренче тапкыр эшкә урнашкан табибларга да матди ярдәм күрсәтелә. Аларга 250 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган субсидия каралган. Авыл Җирлекләрендә һәм участокларда эшләүче табиблар өчен дә аерым ярдәм чарасы бар. Пациентлар янына өйгә барып медицина ярдәме күрсәтүче участок табибларының транспорт чыгымнары компенсацияләнә.
Медицина өлкәсендә белгечләр Җитмәү — күп төбәкләр өчен уртак проблема. Шуңа күрә кадрлар әзерләү, яшь табибларга ярдәм күрсәтү, алар өчен уңайлы хезмәт һәм яшәү шартлары булдыру аеруча мөһим. Түбән Камада гамәлгә ашырылучы программалар исә медицина учреждениеләрен яңа белгечләр белән тулыландыруга һәм тәҗрибәле кадрларны саклап калуга юнәлдерелгән.
Алда район медицинасы өчен тагын бер мөһим бурыч тора — белемле, яшь һәм перспективалы белгечләрне Җәлеп итү генә түгел, аларга монда озак еллар нәтиҗәле хезмәт итү өчен мөмкинлекләр булдыру.
Рустам Сафин
MAX
