Шәһәребезнең Мактаулы гражданины, 1969–1982 елларда КПССның Түбән Кама шәһәр комитетын Җитәкләгән Илдус Харис улы Садыйковны искә алу кичәсе узды. Әлеге истәлекле чара аның исемен йөртүче «Беренчеләр йорты»нда оештырылды.

«Көчлеләрдән игелекле эшләр кала» дип исемләнгән истәлек кичәсе «Җидегән чишмә» әдәби-иҗади берләшмәсе тарафыннан әзерләнгән иде. Чарада әдәби-музыкаль композицияләр яңгырады, архив фотолары һәм видеоматериаллар күрсәтелде.

Илдус Садыйков Җитәкчелек иткән еллар Түбән Кама тарихында аеруча мөһим чор була. Нәкъ менә шул вакытта шәһәрдә торак төзелеше киң колач ала, мәгариф, мәдәният һәм социаль өлкә учреждениеләре булдырыла, балалар һәм яшьләр иҗатын үстерүгә зур игътибар бирелә. Яңа гына төзелә башлаган шәһәрнең киләчәген билгеләүдә Илдус Харис улының хезмәте аеруча зур була.

Бүген Илдус Садыйков исемен йөртүче «Беренчеләр йорты»ның да тарихы шәһәр тарихы белән тыгыз бәйләнгән. Баштарак ул Пионерлар йорты була, соңрак Балалар иҗаты үзәге, аннан Балалар һәм яшьләр иҗаты сарае итеп үзгәртелә. Бу бинада күп еллар дәвамында меңләгән бала үзенең сәләтен ачып, иҗатка һәм спортка юл тапты.

Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Радмир Беляев, кичәдә катнашучыларга видеоэлемтә аша мөрәҗәгать итеп, Илдус Харис улының шәһәр үсешенә керткән өлешен югары бәяләде. «Мондый кешеләрнең хезмәте — бар нәрсәнең нигезе. Илдус Харис улының шәһәребезне формалаштыруга һәм үстерүгә керткән өлешен без һәрвакыт истә тотачакбыз», — диде ул.

Түбән Кама мэры урынбасары Марина Камелина да Илдус Садыйковның шәхесенә аерым басым ясап: «Аның артыннан курыкмыйча иярергә, аңа Түбән Каманың киләчәген ышанып тапшырырга мөмкин иде. Ул шәһәрнең якты киләчәгенә чын күңелдән ышанды. Бүген безнең бурыч — аның истәлеген лаеклы саклау», — дип билгеләп үтте.

Выставка книг на вечере посвященном Ильдусу Садыкову в Нижнекамске
Фото ntr-24.ru сайтыннан

Кичә барышында Илдус Харис улы белән бергә эшләгән хезмәттәшләре дә үз истәлекләре белән уртаклашты. Алар аны шәһәрдәге барлык Җитештерү тармакларын яхшы белгән, һәр предприятиенең эш үзенчәлеген тирән аңлаган Җитәкче буларак искә алдылар. Ул хезмәтнең, бигрәк тә кешеләр белән эшләүнең, Җиңел булмавын еш әйтә торган була. Әмма шул ук вакытта кешенең тормыш юлында хезмәт коллективы зур мәктәп булуына да басым ясый. Аның белән бергә эшләгән кешеләр коллективтагы Җылы, дустанә мохитне дә рәхмәт хисләре белән искә ала. Алар фикеренчә, мондый уңай атмосфераны булдыруда Илдус Харис улының шәхси үрнәге һәм кешеләргә булган мөнәсәбәте зур роль уйнаган.

Кичәдә иң дулкынландыргыч мизгелләрнең берсе — Илдус Садыйковның оныклары һәм оныкчыгы чыгышы булды. Алар үзләренең бабалары белән горурлануларын, аның Түбән Кама шәһәрен буш урында, «чиста биттән» диярлек төзегән кешеләрнең берсе булуын билгеләп үттеләр.

Илдус Харис улының тормышы һәм хезмәт юлы берничә буын түбәнкамалының язмышына эз салган. Ул яшьләргә хезмәтне яратырга, спорт белән шөгыльләнергә, үз максатыңа тугры калырга өйрәткән. Бу кыйммәтләр бүген дә үз әһәмиятен югалтмый. Шуңа күрә өлкән буынның тәҗрибәсен һәм васыятьләрен яшьләргә тапшыру — шәһәрнең бүгенге көндәге мөһим бурычларының берсе.

Экрандагы кадрлар аша тамашачылар шәһәрнең үткәненә сәяхәт кылгандай булды. Кичәдә яңгыраган хатирәләр, сәхнәдәге Җыр-моң, архив материаллары бергә кушылып, Түбән Каманың үсеш елларын, шәһәрне төзегән һәм аның киләчәгенә нигез салган кешеләрнең фидакарь хезмәтен яңадан искә төшерде.

Вакыт үтә, буыннар алмашына. Әмма шәһәр тарихын барлыкка китергән шәхесләрнең исеме һәм игелекле гамәлләре халык хәтерендә яши. Илдус Харис улы Садыйковның тормыш юлы да шуны дәлилли: көчлеләр китә, әмма алардан калган игелекле эшләр, якты эзләр һәм кешеләр күңелендәге хөрмәт яши бирә.