Шәһәр мэры Радмир Беляев кадрлар әзерләү мәсьәләләренә багышланган совет утырышын үткәрде. Җыелышта эре предприятиеләр вәкилләре, югары һәм урта һөнәри белем бирү оешмалары җитәкчеләре катнашты.

Бүгенге көндә чыгарылыш сыйныф укучыларының һәм студентларның 80 проценты туган шәһәрендә калып, биредә эшкә урнаша. Әмма бу күрсәткечне тагын да арттырырга кирәк, дип билгеләп үтте шәһәр мэры.

Түбән Камада сәнәгать һәм бизнес нык үсеш ала. Шуңа күрә яшь, квалификацияле белгечләргә ихтыяҗ елдан-ел арта. Аеруча югары технологияле юнәлешләр өчен кадрлар әзерләүгә игътибар бирү мөһим. Программачылар, химиклар, технологлар кебек белгечлекләргә ихтыяҗ зур.

Хәзерге чорда яңа һөнәрләр барлыкка килә. Шуңа күрә белем бирү оешмалары хезмәт базарындагы үзгәрешләргә вакытында җавап бирергә, заман таләпләренә туры килгән белгечләр әзерләргә тиеш.

Радмир Беляев шулай ук һәрбер көллият һәм югары уку йортының шәһәрдәге эре предприятиеләрнең берсе белән тыгыз хезмәттәшлек итәргә һәм шефлык мөнәсәбәтләре урнаштырырга тиешлеген ассызыклады. Моңа СИБУР белән Түбән Кама химия-технология институты арасындагы хезмәттәшлекне мисал итеп китерергә мөмкин. Мондый бәйләнеш белем бирү белән җитештерүне берләштерергә, студентларга гамәли тәҗрибә тупларга һәм предприятиеләр өчен кирәкле белгечләрне максатчан әзерләргә мөмкинлек бирә.