Түбән Камада югары һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә укучы студентлар арасында традицион «Автосессия-2026» автомобиль йөртү осталыгы шәһәр конкурсы узды.

Ярышны дәүләт автоинспекциясе, «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең Түбән Кама профилактика бүлеге һәм яшьләр эшләре идарәсе оештырды.

Конкурста катнашучылар үзләренең юл йөрү кагыйдәләрен белүләрен һәм автомобиль белән оста идарә итүләрен күрсәтте. Ярыш ике этапта узды. Беренче — теоретик этапта студентларга юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча катлаулылыгы арттырылган имтихан билетлары сорауларына Җавап бирергә туры килде. Биредә юл йөрү кагыйдәләрен яхшы белү генә түгел, тиз һәм дөрес карар кабул итә белү дә мөһим иде.

Гамәли этап автодромда узды. Яшь йөртүчеләр фигуралы маневр ясау осталыгын, махсус билгеләнгән мәйданга гаражга керү һәм чикләнгән киңлектә параллель парковкага кую күнекмәләрен күрсәтте.

Командалар арасындагы ярыш нәтиҗәләре буенча беренче урынны Лемаев исемендәге нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллияте яулады. Икенче урын Королёв исемендәге политехника көллиятенә бирелде. Өченче урынны Россия Юстиция министрлыгының Бөтенроссия дәүләт юстиция университеты филиалы алды.

Шәхси беренчелектә Артём Нестеров, Михаил Бубнов һәм Ксения Ялозюк Җиңүче булды.

Конкурста катнашкан барлык студентларга да оештыручылар исеменнән истәлекле бүләкләр һәм дипломнар тапшырылды.

Муниципаль этапта Җиңү яулаган яшьләр Түбән Кама данын республика күләмендә яклаячак. Алар Казанда узачак «Автосессия» республика финалында катнашачак.

«Автосессия» — автомобиль белән идарә итү осталыгын гына түгел, яшьләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләренә мөнәсәбәтен, игътибарлылыгын һәм Җаваплылыгын да сынаучы бәйге. Мондый чаралар юлларда иминлекне арттыруга, яшь йөртүчеләрдә саклык һәм Җаваплылык культурасы тәрбияләүгә ярдәм итә.