Конкурста 2022 елдан соң язылган (моңа кадәр әлеге яки башка конкурсларда катнашмаган) әдәби әсәрләр кабул ителә. Эшләрдә Татарстаннан чыккан кешеләрнең махсус хәрби операция барышында күрсәткән батырлыгы, патриотизмы чагылыш табарга тиеш.
Эшләр 2026 елның 1 августына кадәр рус һәм татар телләрендә «Повесть», «Хикәя», «Поэма яки шигырьләр циклы», «Очерк» номинацияләре буенча кабул ителә. «Роман» номинациясе буенча эшләр 2026 елның 15 октябренә кадәр кабул ителә.
Гаризаларны «Ачык патриотик юнәлештәге „Геройлар янәшә“ — „Герои рядом“ әдәби конкурсы» дигән тамга белән konkurs@tatkniga.ru электрон почтасына җибәрергә кирәк.
Конкурс нигезләмәсе һәм катнашучы анкетасы белән сылтамасы буенча танышырга мөмкин.
Җиңүчеләр быелның 9 декабрендә узачак бүләкләү тантанасында игълан ителәчәк.
Рустам Сафин
MAX
