23 сентябрьдә, Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәдә, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәймә Сабитованың «Болгар кызы Айсолтан» һәм Артур Сабитовның «Учимся танцевать» китапларын тәкъдим итү кичәсе узды. Түбән Каманың 60 еллык юбилеена багышланган әлеге китапларда авторларның тормыш һәм иҗат юллары, шәһәребезнең мәдәни тарихы чагыла.

Фәймә Сабитова Әгерҗе районының Исәнбай авылында күп балалы гаиләдә туа. Әтисе — Бөек Ватан сугышы ветераны, әнисе — тыл ветераны, «Герой-ана». Гаиләдә биш бала үсә, барысы да югары белем ала. Аларны авылда музыкантлар һәм укытучылар гаиләсе дип йөртәләр.

Исәнбай мәктәбенең 8 нче сыйныфын тәмамлагач, Фәймә Арча педагогия училищесына укырга керә. Ул анда белем биргән укытучыларын, шул исәптән «Әлифба» китабы авторлары С. Г. Вагыйзов белән Р.Г.Вәлитованы зур хөрмәт белән искә ала. Арча педагогия көллиятендәге «Әлифба» музееның эшчәнлеге, экспонатлары турында да китабында кызыклы мәгълүматлар бирә.

Училищены кызыл диплом белән тәмамлап, Казан дәүләт педагогия институтының музыка-педагогия факультетында белем ала. Институтны тәмамлагач, өч ел Арча педагогия училищесында укыта һәм 1970 нче еллар ахырында Түбән Камага күчеп килә.

1980 елдан Фәймә Сабитованың иҗади тормышы шәһәребез белән аерылгысыз бәйләнә. Ул «Нефтехимик» клубының «Яшьлек» халык җыр һәм бию ансамблендә хор җитәкчесе булып эшли. Хор, вокаль ансамбль һәм солистлар белән эшләп, коллективның шәһәр, республика һәм ил күләмендәге уңышларына зур өлеш кертә. «Яшьлек» ансамбле Бөтенсоюз күләмендәге «Патриотик җырлар башкару» конкурсында җиңү яулый.

1981 елның 13 декабрендә «Җидегән Чишмә» әдәби-музыкаль берләшмәсенең барлыкка килү тарихын, аның эшчәнлегенең беренче көненнән башлап 10 ел буе халык өчен, милләт өчен дип үзенең җитәкче буларак керткән олы хезмәтен, шул кичәләрдә үзе солист булып башкарган «Әй, язмыш, язмыш» җырының визит карточкасына әйләнүен Фәймә Сабитова җылы хисләр белән язып чыккан. Автор «Җидегән Чишмә»гә килгән олуг шәхесләрнең — язучы Гомәр Бәширов; шагыйрьләр Сибгат Хәким, Наҗар Нәҗми, Разил Вәлиев, Роберт Миңнуллин; композиторлар Сара Садыйкова, Рөстәм Яхин; җырчы Фәридә Кудашева һәм композитор Бәхти Гайсин; скульптор Бакый Урманче һәм башка күренекле кешеләрнең чыгышларын, фотоларын да китабына керткән. «Түбән Камадагы кичә ул мәңге онытылмый, һәрвакыт сагындырып тора торган бер истәлек», — дип язды Сибгат ага Хәким.

Шәһри Болгарга сәяхәттән соң Фәймә Сабитованың болгар кызлары ансамблен төзү хыялы туа. 1989 елда ул «Шин» заводы берләшмәсенең Балалар мәдәният сараенда «Болгар кызы Айсолтан» фольклор ансамблен оештыра. 1990 елда ансамбль Ленинградта чыгыш ясый.

Программада «Идегәй» дастаны, Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» әсәреннән өзек, «Сөембикәнең хушлашуы» балет композициясе, С. Сәйдәшев көенә куелган «Шәрыкъ» биюе һәм башка фольклор әсәрләре яңгырый. Тамашачылар коллективны җылы каршы ала. Соңрак ансамбль Ленинград Сабантуйларында, Эстониянең Нарва шәһәрендә дә чыгыш ясый.

1993 елда Техниклар йортында Фәймә Сабитованың «Җидегән Чишмә» әдәби-музыкаль берләшмәсендә бенефис-иҗат кичәсе уза. Кичәнең иң истәлекле мизгелләренең берсе — Түбән Каманың Мактаулы гражданины В. И. Игнатьевның Татарстан Президенты М.Ш.Шәймиев имзасы куелган Мактау грамотасын тапшыруы була. Фәймә Сабитовага «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә. В. И. Игнатьев аны «Түбән Кама сандугачы» дип атый. Бу исем Фәймә Сабитованың шәһәр мәдәниятенә керткән хезмәтенең үзенчәлекле бәясенә әверелә.

Китап күпләрне җәлеп итте
Китап күпләрне җәлеп итте // Фото шәхси архивтан

Педагогик эшчәнлеген дә Фәймә Сабитова иҗаттан аерым алып бармый. И. Х. Садыйков исемендәге Балалар иҗат үзәгендә эшләгәндә «Татар җыр һәм уеннарының этник-региональ формалары байлыгы» дигән программа һәм методик кулланма төзи. 2003 елдан Бакый Урманче исемендәге 2 нче татар гимназиясендә вокал укытучысы булып эшли. Аның укучылары республика һәм шәһәр конкурсларында лауреат исемнәренә лаек булалар.

2008 елда Балалар сәнгать мәктәбендә эшли башлый. Биредә дә аның укучылары зур уңышларга ирешә, музыка һәм мәдәният юлын сайлый. Фәймә Сабитова Түбән Камада 45 ел хезмәт итеп, шәһәребезнең мәдәни тормышында үзенә лаеклы урын булдыра. Ул үзешчән җырчыларны һөнәри биеклеккә күтәрүгә, яшь талантларны ачуга, татар җырын һәм телен яшь буынга җиткерүгә зур өлеш кертә.

Китабын йомгаклап, автор болай яза: «Тормышымны халкыма хезмәт итүгә: киләчәк буынга үз телен онытмаска, шул телдә җырларга, иҗат итәргә өйрәтүгә багышладым. Телне саклап калуда гаиләнең роле бик зур. Әти-әниләр өйдә татар телендә сөйләшеп аралашсалар, балаларга телебезгә хөрмәт, ярату хисләре тәрбияләсәләр генә милләт булып калырбыз».

Фәймә Сабитованың улы Артур Сабитов та әнисенең иҗади юлын дәвам итә. Ул — югары белемле хореограф. Мәктәптә укыганда «Нардуган» җыр һәм бию ансамблендә шөгыльләнә. Соңрак Мәдәният институтының хореография бүлеген тәмамлап, Түбән Камага кайта.

Артур Сабитов 30 нчы һәм 22 нче мәктәпләрдә «Мозаика», «Сәфәр» ансамбльләрен оештыра, кадетлар мәктәбендә биюләр куя, авторлык программалары төзи. «Болгар кызы Айсолтан» фольклор ансамбле белән Ленинградта һәм Эстониянең Нарва шәһәрендә чыгыш ясый. Үзенең күпьеллык тәҗрибәсенә таянып, яшь хореографлар өчен «Учимся танцевать» дигән методик кулланма бастырып чыгара.

Ф. Сабитова, кичәне алып баручы Ә. Фәйзетдинова һәм А. Сабитов
Ф. Сабитова, кичәне алып баручы Ә. Фәйзетдинова һәм А. Сабитов // Фото шәхси архивтан

Китап тәкъдим итү кичәсендә «Якты эзләр: иҗат һәм язмыш» дип аталган күргәзмә дә оештырылды. Анда авторларның иҗат юлын, хезмәтен һәм тормышын чагылдырган фотолар, документлар һәм башка материаллар урын алган иде.

Кичәдә катнашучылар китаплар белән таныштылар, авторларга иҗади уңышлар теләделәр. Түбән Каманың 60 еллык юбилеена багышланган әлеге чара шәһәребезнең мәдәниятенә зур өлеш керткән шәхесләрне искә алу, аларның хезмәтен яшь буынга җиткерү ягыннан да әһәмиятле булды.