Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, танылган рәссам Илдус Мортазинның иҗат җимешләре Россия башкаласының нәкъ үзәгендә – Дәүләт Кремль сараенда тәкъдим ителде.
Түбән Кама рәссамының хезмәтләре «Көнчыгыштан килгән яктылык» («С Востока свет») дип аталган мәдәни программа кысаларында Мәскәү тамашачысына тәкъдим ителде. Әлеге күргәзмәдә Татарстанның сәнгать дөньясын чагылдырган әсәрләр белән беррәттән, Илдус Мортазин иҗатына аерым урын бирелүе дә игътибарга лаек.
Мәскәү халкы һәм башкала кунаклары рәссамның тарихи темага багышланган «Идел Болгарстаны хакиме Алмыш» исемле күләмле картинасын күрү мөмкинлегенә ия булды. Әсәрдә борынгы тарихыбызның мөһим сәхифәләренең берсе — Идел Болгары чоры, шул дәвернең күренекле дәүләт эшлеклесе Алмыш образы сәнгатьчә гәүдәләндерелә.
Рәссам иҗатында тарихи темалар аерым урын били. Үткәнне өйрәнү, тарихи шәхесләрнең образларын сәнгать аша бүгенге буынга җиткерү — зур җаваплылык таләп иткән хезмәт. Мондый картиналар тамашачыны тарих турында уйланырга, халкыбызның тамырларын тирәнрәк аңларга чакыра.
Күргәзмәдә Илдус Мортазинның бүгенге көн геройларына багышланган эшләре дә тәкъдим ителде. Аерым алганда, рәссам Түбән Камадагы волонтёрларга багышланган портретлар сериясен Мәскәү тамашачысына күрсәтте. Бу портретларда гади кешеләрнең үзенчәлекле образлары аша игелек, ярдәмчеллек, фидакарьлек кебек сыйфатлар чагыла. Волонтёрлар — җәмгыятьнең иң кирәкле һәм җаваплы эшләрен үз теләкләре белән башкаручы кешеләр. Аларның хезмәтен сәнгать әсәрләре аша мәңгеләштерү бүгенге көннең мөһим вакыйгаларын тарих өчен саклап калуның бер матур үрнәге булып тора.
Илдус Мортазинның иҗатында тарихи хәтер белән бүгенге тормышны бәйләү, кеше образын үзәккә кую хас. Аның картиналарында туган якка мәхәббәт, кешеләргә хөрмәт һәм тормышка үзенчәлекле караш чагыла.
Рәссамның Россиянең төп концерт һәм күргәзмә мәйданнарының берсе булган Дәүләт Кремль сараендагы күргәзмәдә катнашуы — шәһәребезнең мәдәни тормышы өчен дә зур вакыйга. Бу — Илдус Мортазинның күпьеллык хезмәтенә бирелгән югары бәя генә түгел, ә Татарстан сәнгатенең федераль дәрәҗәдә танылуының ачык мисалы.
Сәнгатьнең көче дә шунда: ул шәһәрләр, төбәкләр һәм кешеләр арасында күпер сала, тарихны бүгенге көн белән бәйли, ә иң мөһиме — күңелләрдә туган якка һәм үз халкыңа карата горурлык хисе уята.
Рустам Сафин
MAX