Әлеге вакыйга нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр бар. Барлыгы 71 кеше медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән. Аларның күпчелеге җиңел җәрәхәтләр алган һәм өйләренә кайтарылган. 22 кеше хастаханәгә озатылган, шул исәптән өчесе — Казанга, 10 кеше Мәскәүгә күчерелгән.
ТР Сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов хәбәр иткәнчә, барлык зыян күрүчеләр табибларның даими күзәтүе астында. Алар хастаханәгә урнаштырылганнан соң, беренче сәгатьләрдә үк, яннарына СИБУР идарә рәисе Михаил Карисалов һәм «Түбән Кама Нефтехим» генераль директоры Марат Фәләхов килгән. Михаил Карисалов сүзләренә караганда, хәзер төп бурыч — зыян күрүчеләрнең мөмкин кадәр тизрәк савыгуы.
Кызганычка каршы, бу көнне «Түбән Кама Нефтехим» предприятиесендә өч кешенең гомере өзелгән. Әлеге вакыйга уңаеннан шәһәрдә өч көнлек матәм игълан ителде. Барлык массакүләм чаралар гамәлдән чыгарылды, биналарда дәүләт байраклары төшерелде. «Бу — кайгы һәм бер-беребезгә терәк булу вакыты. Һәлак булганнарның гаиләләре белән бергә кайгы уртаклашабыз. Түбән Кама, без бергә», — дип язды бу хакта шәһәр мэры Радмир Беляев үзенең Telegram-каналында.
Белгечләр хәзерге вакытта атмосфера һавасының сыйфатын өзлексез тикшереп торалар. Рәсми мәгълүматларга караганда, халык өчен дә, әйләнә-тирә мохит өчен дә куркыныч юк.
Рустам Сафин
MAX
