Суның күтәрелүе сусаклагычтан су җибәрү белән бәйле. Бу — планлы чара. Моннан тыш, районыбызда әлегә бер генә торак пункт та су басу куркынычы астында түгел дип билгеләп үтелә.
Мәсьәлән, Түбән Камада яшәүче Олег Тепляков язгы чорда Камадагы суның шактый югары күтәрелгән вакытларын хәтерли.
Аның сүзләренчә, 1980 елларда елга ташып, бакчаларны су баскан чаклар булган. Соңгы елларда мондый хәлләр күзәтелми. Шулай да хәзер үк су биеклегенең шактый күтәрелүе сизелә.
Балыкчылар да Камада су дәрәҗәсен уртача дип бәяли, борчылырлык сәбәп күрмиләр. ГИМС хезмәткәрләре дә шул ук фикердә. Алар елгаларда һәм күлләрдә хәлне даими күзәтеп тора.
«ГЭС су дәрәҗәсен көйләп тора. Әгәр дә су күләменең артык артуы күзәтелсә, безгә хәбәр итәчәкләр, ә без халыкка җиткерәчәкбез. Әлегә критик күрсәткечләр юк. Бездә һава мендәрле судно бар, шулай ук тиздән хезмәт катерын да суга төшерәчәкбез», — дип хәбәр итте Түбән Кама районы буенча ГИМС үзәге җитәкчесе Дмитрий Трубин.
Камада навигация 25 апрельдә ачылачак. Шул вакытка кадәр кече үлчәмле судноларда елгага чыгу тыела.
Алмаз Кашаев
MAX