Җитәкчеләрнең «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә шәһәрнең Төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык һәм төзекләндерү департаменты директоры Денис Баландин шул хакта әйтте.
Аның сүзләренә караганда, торбаларны алыштыру эшләре «Безнең ишегалды» программасына кергән 35 ишегалдында башкарылачак. Әлеге эшләр төзекләндерү чаралары белән бер үк вакытта алып барылачак. Бу ишегаллары арасында: 16 ишегалды (гомуми озынлыгы 7,5 км) – «Татэнерго» челтәрләре; 19 ишегалды (6,9 км) – муниципаль челтәрләр.
Ишегалларындагы коммуналь челтәрләрне яңарту эшләрен 20 апрельдән башлау планлаштырыла. Ә май башында подрядчы оешмалар магистраль, кварталара һәм тоташтыру инженер челтәрләрен ремонтлауга керешәчәк.
Барлык эшләрнең гомуми бәясе якынча 2,6 миллиард сум тәшкил итә.
Рустам Сафин
MAX
