Суд карары текстына караганда, гаепләнүче судта үз гаебен тулысынча таныган һәм алкоголь кулланганнан соң машинасын юарга барырга чыгуын сөйләгән. Юлда аны ДАИ хезмәткәрләре туктатып, автомобильгә документларны һәм машина йөртү таныклыгын күрсәтүне сораганнар. Әмма ир-атта йөртү таныклыгы булмаган.

Инспекторлар аның исерек булуын аңлап, алкотестер ярдәмендә тикшерү узарга тәкъдим иткәннәр, ләкин ул моннан баш тарткан. Шулай ук медицина тикшерүе үтүдән дә баш тарткан.

Түбән Кама шәһәр суды ир-атны гаепле дип танып, аңа 300 сәгать мәҗбүри эш рәвешендә җәза билгели. Моннан тыш, ул 2,5 елга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителә. Автомобиль дәүләт файдасына конфискацияләнә.

Шулай ук ир-ат элекке хөкем карары буенча түләнмәгән 30 мең сум штрафны да түләргә тиеш булачак.