Күптән түгел Тәгъзимә Әхәт кызы югары бүләккә лаек булды. Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, актив җәмәгать эшчәнлеге һәм яшьләрне хәрби-патриотик рухта тәрбияләүгә зур өлеш керткәне өчен аңа Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның Рәхмәт хаты тапшырылды. Түбәндәге язма районыбыз Пенсионерлар берлегенең эшчәнлеге, казанышлары һәм проблемалары турында.
Гомер буе укы һәм өйрән
Өченче буын университеты — пенсионерлар өчен уникаль белем бирү системасы — Түбән Камада 15 ел элек барлыкка килде. Быел анда 1876 кеше белем ала. Хәзерге вакытта 12 факультетка берләшкән 94 төркем эшли. Алар арасында финанс белеме, компьютерда эшләү нигезләре, инглиз һәм татар телләре, хокук, шәхес психологиясе, туган як тарихы кебек юнәлешләр бар. Бары тик Россия Пенсия фонды аша гына да 576 кеше (40 төркем) белем ала. Бүген университетка йөрү — заман белән бергә атлау, тормыш агымында булу дигән сүз.
Тәгъзимә Әхәт кызы исә башлангыч чорның ничек авыр булганын яхшы хәтерли: «Башта нибары өч факультет кына бар иде: компьютер нигезләре, бакчачылык һәм сәламәт яшәү рәвеше. Әзер методикалар да, таянырлык нигез дә булмагач, эшне ничек дөрес оештырырга икәнен беркем дә белмәде», — ди ул.
Бу нигезне Тәгъзимә Садыйкова фикердәшләре белән бергә нульдән башлап төзеде. Әлбәттә, бюджет ярдәме зур роль уйнады, ләкин иң мөһиме — пенсионерларның үз активлыгы. Ул елларда әби-бабайларыбызның компьютер белеме бик түбән була. Беренче студентлар дәресләргә куркып кына килә, ә берничә дәрестән күзләрендә очкын кабынгандай була. Аннары эш үзеннән-үзе китә: «сарафан радиосы» теләсә нинди рекламага караганда нәтиҗәлерәк шул.
Бүген инде уңышлар гына түгел, ә җиңүләр дә бар. Түбән Кама пенсионерлары республика һәм федераль дәрәҗәдәге бәйгеләрдә ел саен лаеклы чыгыш ясый. Университетка кызыксыну елдан-ел арта бара. Кешеләр дәресләргә дусларын, туганнарын, күршеләрен дә алып килә башлады. Киләчәктә университет эшчәнлеген район авылларына да тарату планлаштырыла. Әлбәттә, монда җирле хакимият ярдәменнән башка мөмкин түгел.
Пенсиядә спорт: мөмкин һәм кирәкле чынбарлык
— Алар җил кебек җитез, — ди Тәгъзимә Әхәт кызы үзенең спорт активистлары турында. — Аларны «карт» дип әйтергә беркемнең дә теле әйләнмәс.
Түбән Кама пенсионерлары еллар дәвамында яулаган кубоклардан тулы бер музей җыелган. Даими җиңүчеләр арасында җиңел атлетлар Валентина Кудряшова һәм Владимир Тарасов бар. Кайберәүләр турында «һәр эшкә оста» дип әйтергә була. Мәсәлән, Илһамия һәм Ринат Сафиннар берничә спорт төрендә берьюлы катнаша һәм һәр ярыштан диярлек бүләк белән кайта.
Мылтыктан төз атучы Лариса Вахрушева — күп тапкырлар җиңүче, чын «снайпер». Аның төгәллеге һәм салкын канлылыгы компьютер бәйгеләрендә дә ярдәм итә. Ә йөзүче Валерий Рыжаковны «Ихтиандр» дип атарга була — узган ел ул Татарстан командасы составында федераль ярышларда катнашты.
Шахматчылар да зур уңышларга ирешә. Хәзер турнирларга гаиләләр белән йөриләр. Күптән түгел Шакировлар гаиләсе республика буенча өченче урын яулады.
Скандинавия йөреше аеруча популяр. Бүген паркларга күз салсаң, гаҗәеп күренеш ачыла: төз гәүдә, җиңел хәрәкәт, кулларда таяклар — бу инде гади йөрү түгел, ә актив озын гомергә таба атлау.
Гомумән алганда, ярышлар ун спорт төре буенча уза: җиңел атлетика, йөзү, ату, өстәл теннисы, дартс һәм башкалар. «Күңелле стартлар» аеруча популяр.
«Дөреслек бар икән!»
Пенсионерлар берлегенең мөһим юнәлешләренең берсе — хокукый ярдәм күрсәтү. Бу эш кеше хокуклары буенча вәкаләтле Чулпан Ульданова һәм «Бердәм Россия» партиясе белән берлектә алып барыла. 2025 елда гына да 350дән артык кеше бушлай консультация һәм реаль ярдәм алган. Очрашулар даими график буенча үтә, мәгълүмат массакүләм мәгълүмат чараларында һәм социаль челтәрләрдә урнаштырыла.
Иң еш күтәрелгән мәсьәләләр — пенсияне индексацияләү, ташламалар рәсмиләштерү, медицина һәм реабилитация проблемалары. Кайчак кешеләр күз яшьләре белән килеп: «Гомер буе эшләдек, ә пенсия бик аз», — диләр. Мондый чакта документларны җентекләп өйрәнергә, иң отышлы хезмәт елларын табарга туры килә.
Кызганычка каршы, кайбер мәсьәләләрне суд аша гына хәл итеп була. Әмма нәтиҗәсе уңай булырга мөмкин. Мисал өчен, бер өлкән ханымның исеме документта бер хәрефкә ялгыш язылу аркасында зур хезмәт стажы исәпкә алынмаган. Бу «вак-төяк» зур проблемага әверелгән. Зур эш башкарылды, суд ханым яклы булды: пенсия яңадан исәпләнде, берьюлы 100 мең сумнан артык акча түләнде. Эшнең нәтиҗәсен күргәч, ул көчсезлектән түгел, ә шатлыктан елады — дөреслек бар икәненә ышанды.
Махсус хәрби операция ветераннарына ярдәм
16 марттан Пенсионерлар берлеге яңа проектны гамәлгә ашыра башлады. Аның максаты — махсус хәрби операциядә катнашучыларны һәм аларның гаилә әгъзаларын компьютерда эшләү нигезләренә өйрәтү. Ике төркем төзелде. Аларның һәркайсында — ун кеше. Дәресләр КИУның компьютер классында уза. Укытуны тәҗрибәле педагоглар алып бара. Курс 32 сәгатькә исәпләнгән һәм федераль бюджеттан финанслана.
Программа киң колачлы: дәүләт сервислары белән эшләү, мобиль кушымталар, интернет куркынычсызлыгы, компьютер һәм смартфонны иркен куллану. Төп максат — кешеләргә эш табуда ярдәм итү, онлайн әңгәмәләрне ышаныч белән узу, дистанцион эшкә кушылу мөмкинлеге бирү. Бу дәресләр — бүген аеруча ярдәмгә мохтаҗ булган кешеләр өчен тормышта яңа адым.
Түбән Кама Пенсионерлар берлегенең күпкырлы эшчәнлеген бер мәкаләдә генә тулысынча яктырту мөмкин түгел. Әмма иң мөһиме — һәр проект артында реаль кеше язмышы, хәл ителгән проблема, яңадан кабынган өмет һәм җылынган күңел тора.
Фәрит Имамов
MAX
