Бүгенге язма герое, авылыбыз мәктәбен 2006 елда тәмамлаган, мотоукчы гаскәрләренең кече сержанты, махсус хәрби операциядә катнашучы Владимир Николаевич Крахмалев. Ул — безнең авыл егете.
Владимир 1990 елда мәктәпне тәмамлаганнан соң укуын Түбән Кама шәһәренең 23 нче училищесында дәвам итә. Армиядә хезмәт итеп кайтып, гаилә кора, шәһәр заводларының берсенә эшкә керә.
Тормыш шулай үз җае белән әкрен генә барганда, илебезне тетрәндергән, аналарны, балаларны тетрәндергән кайгы килә. Андый вакытта тыныч кына, дәшми калуны күз алдына да китерми Владимир, МХО зонасына барырга ныклы карар кабул итә. «Туган илне саклау — кулыннан эш килгән, кыенлыклар алдында каушап калмаган, үзен ир-егет дип хис иткән һәркемнең изге бурычы дип саныйм», — ди ул.
Бүген кече сержант Владимир Крахмалев хәрби бурычларны намус белән үти. Командирлары, сугышчан дуслары аны көчле рухлы, чыдам, куркусыз булганы өчен хөрмәт итә.
Батыр ярасыз йөрми, диләр. Кызганыч, авылдашыбыз Владимир Николаевич та яраланып Казан госпиталенә дәваланырга кайта. Татарстанга кайткач инде авылыбызга, үзе укыган мәктәпкә керми калмый ул. «Туган җиребезнең һавасы да җанга дәва бирә, биредә барысы да бик кадерле, бик якын!» — ди В. Крахмалев.
Бу юлы да мәктәпнең Сугышчан Хәтер һәм Дан музеенда булып, укучылар белән очрашты, аларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирде. Бу очрашу тарих дәресенә әверелде. Укучылар В. Крахмалевны зур кызыксыну белән тыңладылар. Алгы сызыктагы үзара ярдәмләшү, армиянең кырыс дисциплинасы, хәтта мәктәптәге белемнәренең дә аңа бүген хәрби бурычларны үтәүдә ничек ярдәм итүе турында сөйләштеләр. Владимир Николаевич үзе дә үткәнне истә тотуның һәм хәзергене саклауның мөһимлеге турындагы фикерләре белән уртаклашты. Укучылар үзара ярдәмләшүнең һәм әзерлекнең мөһимлеге, мәктәптәге белемнәрнең хезмәттә ничек ярдәм итүе турында зур кызыксыну белән тыңладылар.
Очрашу азагында без Владимир Николаевичка батырлыгы һәм кыюлыгы өчен рәхмәт белдердек. Аңа һәм аның хезмәттәшләренә нык сәламәтлек, көч һәм, иң мөһиме, тизрәк җиңү белән кайтуларын телибез. Мондый кыю, батыр авылдашларыбыз булуы белән без чын күңелдән горурланабыз!

MAX
