Китапханә хезмәткәре буларак, миннән еш кына: «Хәзер халык бөтенләй дә укымый. Китап уку культурасын торгызу өчен ниләр эшлисез?» — дип сорыйлар. Мин исә: «Ниләр эшләмисез, дип сорасагыз, дөресрәк булыр», — дип шаяртам. Чыннан да, халыкны китапханәләргә күбрәк җәлеп итү, үсеп килүче яшь буында китапка мәхәббәт тәрбияләү, әдәбият, сәнгатькә кызыксыну уяту максаты белән ниләр генә уйлап чыгармый да, ниләр генә эшләми бүгенге китапханәчеләр!

Берләшмәбездә даими рәвештә уздырыла торган фәнни-эзләнү конференцияләре дә шушы максатны күз уңында тота. Ә анда Татарстанның төрле төбәкләреннән абруйлы, зыялы шәхесләрнең катнашуы бу чараларның республика өчен дә әһәмиятле булуын күрсәтә.

Узган атнадагысына да башкалабыздан мәртәбәле кунаклар килгән иде. Шагыйрь, Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Зиннур Мансуров белән «Ватаным Татарстан» газетасы журналисты Риман Гыйлемхановның катнашуы ямь өстенә ямь булды.

Күп күргән, күп ишеткән

Бер караганда, сөекле шагыйребез турында күп укылган, өйрәнеләсе өйрәнелеп, әйтеләсе әйтелгән кебек. Бактың исә, аның хакында бик аз беләбез икән лә. Тукайчы галимнәребез дә, аны торган саен яңа яктан ачабыз, диләр бит әнә. Хәер, ул көнне конференциягә килгән һәркем чарадан шундый фикер белән кайтып киткәндер, мөгаен.

Ни өчен дигәндә, Тукай байтак еллар буе бер шаблон буенча гына өйрәнелде — без аны, нигездә, шагыйрь буларак беләбез. Ә бит педагогика, журналистика өлкәсенә керткән хезмәте дә игътибарга лаек. Чарада катнашучылар алдында беренче булып сүз алган Түбән Кама китапханәләр берләшмәсе директоры Гөлназ Арсланова да әдип иҗатын тирән дәрья белән чагыштырды, һәр әсәрен гәүһәр ташына тиңләп, безгә һәм бездән соң киләсе буыннарга бу хәзинәне өйрәнергә дә өйрәнергә кирәклекне ассызыклады.

Риман Гыйлемханов автограф бирә / Гөлия Хәйдәрова фотосы.
Риман Гыйлемханов автограф бирә / Гөлия Хәйдәрова фотосы.

Конференциядә чыгыш ясаучыларны тыңлаганда, күңелдә шундый фикер туды: Тукайны борчымаган, ул кызыксынмаган өлкә, тема булмагандыр, мөгаен. Язучы Ркаил Зәйдулла сүзләре белән әйтсәк, «шылт» иткән тавышка да игътибар иткән, күп күргән, күп ишеткән. Матур әдәбият, журналистикага мәхәббәте гомеренең 12 елы узган Җаекта бөреләнсә, мөгаллимлек оеткысы әле Кырлайда ук салына: мәдрәсә хәлфәсе еш кына сәләтле Габдулланы үз урынына шәкертләр укытырга калдыра торган була. «Тукай яшәгән чорда дәресләр, нигездә, гарәп телендә алып барыла.

Шагыйрь исә туган телебездә белем бирүче уку йортлары ачу кирәклеге, дин сабаклары белән беррәттән, дөньяви фәннәрне укыту турында кыю фикерләрен әйтә. Үзе дә дәреслекләр, хрестоматияләр чыгара», — дип сөйләде шәһәр педагогия көллиятенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәйрүзә Галимова.

Тукайның вакытлы матбугатка керткән өлеше дә зур. Җаекта һәм Казанда газета-журналлар оештыруда актив катнаша, үзе дә күп яза. Яшь кенә булса да, вакытлы матбугат чыгаруның барлык нечкәлекләрен үзләштерә: хәреф җыючыдан башлап мөхәрриргә кадәр юлны үтә. Публицистикага мәхәббәте шулкадәр көчле булган ки, кайсы шәһәргә юлы төшмәсен, беренче эш итеп редакцияләргә сугылган, сәламәтлеге какшаган булуга карамастан, үзе хезмәт куйган басмалар белән элемтәсен өзмәгән, киңәшләрен биргән.

Бу хакта катнашучылар Кол Гали исемендәге милли китапханә хезмәткәре Айгөл Гәрәева сөйләгәннәрдән белде. Шул ук китапханә баш китапханәчесе Ләйсән Петрова исә якташыбыз, халык шагыйре Разил Вәлиев иҗатында Тукай образына тукталды.

Тукайга багышланган күргәзмә / Гөлүсә Полякова фотосы
Тукайга багышланган күргәзмә / Гөлүсә Полякова фотосы

Түбән Кама китапханәләр берләшмәсе директоры урынбасары Гүзәл Хәсәнова шагыйрьнең 140 еллыгы уңаеннан планлаштырылган чаралар белән таныштырды. Кайберләрен инде матур гына үткәреп тә җибәргәннәр. Әйтик, «Яттан сөйлә Тукай шигырьләрен, шушы булыр иң зур бүләгең» бәйгесен Түбән Камада белмәүчеләр сирәктер. Утыз ел элек үткәрелә башлаган чара Тукай иҗатын үз итүче төрле яшьтәге китап сөючеләрне берләштерә.

Быелгысында 200дән артык кеше катнашкан. Шушы көннәрдә үзәк китапханәдә һәм «Апуш» балалар китапханәсендә Тукай дөньясына театральләштерелгән экскурсия дә оештырырга җыеналар. Әлеге мавыктыргыч чара шагыйрьнең шигырь-поэмаларын хәтердә яңартырга, Тукайның без белмәгән якларын ачарга ярдәм итәчәк, дип ышандырды белгеч.

Бар гомерен халыкка багышлаган

Сөекле шагыйребезнең 140 еллыгы уңаеннан бәйрәм чаралары республикада гына түгел, татарлар яшәгән барлык төбәкләрдә гөрләячәк. Кечкенә Апуш әнә шулай ел саен газиз халкын үз тирәсенә җыя. Хәер, алай гынамы: бер гасыр буе безне бер йодрыкка туплап тота, гафләт йокысыннан уятырга тырыша, сулган күңелләребезне сугара, киләчәккә өмет уята.

Ә шулай да ни өчен нәкъ менә Тукайны рухи кыйбласы итеп сайлады икән татар? Бу сорауга җавапны шагыйрь, «Мәдәни җомга» газетасын оештырып, ике дистә ел дәвамында аның алыштыргысыз баш мөхәррире вазифаларын башкарган Зиннур Мансуров әйтте: «Тукай бар гомерен халыкка хезмәткә багышлаган, нәкъ шигырендәгечә: саулыгы — аның саулыгы, авыруы аның авыруы булган. Кыска гына гомерендә ул башкалар озак яшәп тә булдыра алмаган эшләр башкарган. Бүген дә халкына хезмәт итә. Аңа булган бурычыбызны мәңге түләп бетерә алмаячакбыз. Бөтен милләтнең дә Тукай кебек олпатлары юк. Үзебезнең ни дәрәҗәдә бәхетле булуыбызны аңлап бетермибез дә бугай».

Зиннур Мансуров үзе дә бар гомерен Тукай иҗатын, Тукай дөньясын өйрәнүгә багышлаган. Ә бу мәхәббәте студент елларыннан ук килә икән. Шагыйрьнең алты томлыгын энәсеннән җебенә кадәр кат-кат укыгач, Тукай турында моңа кадәр берәүдә дә булмаган уникаль әсәр язу идеясе килә күңеленә. «Тукай белән әңгәмәләр» китабы әнә шулай туа. Соңрак «Тукайча татар кодексы» дөнья күрә. Монысын да хаклы рәвештә кабатланмас хезмәт дип атарга мөмкин. Тукайның татар кешесе нинди кануннар буенча яшәргә тиеш дигән сорауга фикерләре урын алган анда. «Тормышыбызны шушы кодекс буенча алып барсак, татар халкының зурлыгын да, шушы болгавыр заманда телебезне дә саклап кала алачакбыз», — ди әдип.

Тукайның дүртенче буын туганы, милли журналистикага ярты гасыр гомерен багышлаган Риман Гыйлемханов чыгышын да зал тын алырга куркып тыңлады. Ә Риман абый сөйли башласа, иреннәрнең үзеннән-үзе елмайганын сизми дә каласың. Җор теллелеге белән чарага ихласлык, гадилек өстәде. Ул да, милләт авыруын үз йөрәге аша үткәргән талантлы шәхесләрнең тормыш юлы һәрвакыт авыр була, дигән карашта. Бөек шагыйребезнең аның да язмышына йогынтысы зур булган. Әнисенең, улым, без — Тукай нәселе дәвамчылары, дигән сүзләре бүген дә колагында чыңлый.

«Бу инде аның тамырларыңны бел, нәсел йөзенә кызыллык китермә, диюе булгандыр», — ди Риман абый. Тукай оныгы булу — бәхет кенә түгел, зур җаваплылык та. Әнә шушы хис аны, 2008 елда «Тукай фонды» оештырып, Тукай эзләреннән ерак сәфәргә дә алып чыга (шушы сәфәрдән алган хис-кичерешләр соңрак «Истә калганнар» китабында чагылыш таба). Җаектан башланган юл Кытайга кадәр барып җитә. «Анда яшәүче милләттәшләребезнең татар телендә иркен аралашуы, Тукай шигырьләрен яттан сөйләвен күреп чиксез сокландым. Безне дин, Тукай һәм гаилә саклап калды, диләр алар», — дип хис-кичерешләре белән уртаклашты ул.

Конференцияне Кол Гали исемендәге милли китапханә мөдире Гүзәлия Гыйбадуллина алып барды. Коллектив кызларының Эльмира Шәрифуллина язган «Без Тукайлы!» поэмасыннан өзекләр укуын да кем генә тыныч күңел белән тыңлады икән?! Шәһәребезнең нефть химиясе, нефть эшкәртү һәм педагогия көллиятләре студентлары Сәет Дәүләтшин белән Дилә Мөхтәрова чыгышын да зал көчле алкышларга күмде. Матур гадәт буенча, чара ахырында «Туган тел» җырын башкарганда күңелдә бер генә теләк иде: Раббым, бездән соң киләсе буыннарга да туган телебезне кадерләп, саклап яшәргә язсын!

Айгөл Гәрәева, Кол Гали исемендәге милли китапханә хезмәткәре