«Куба Либре» туристик агентлыгы җитәкчесе бу таләпне беренчеләрдән булып үтәргә керешкән — ул табличканы әле февраль аенда ук алыштыру турында кайгырткан. Агентлык җитәкчесе Инесса Каргина сөйләгәнчә, исемне рәсмиләштерү җиңел булмаган.
— Башта безнең атаманы рөхсәт итмәделәр, чөнки сүзләрнең берсе Россия Фәннәр академиясе сүзлегендә юк иде. Исемне бераз үзгәртергә туры килде. Шуннан соң гына элмә тактага заказ бирдек, аннары раслау һәм паспорт алдык. Болар барысы да шактый вакыт ала, — ди ул.

Түбән Камада эшмәкәрләрен бу яңалык турында бер ел элек үк кисәтә башлаганнар иде. Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының эшмәкәрлекне үстерү һәм инвестицияләр идарәсе башлыгы Илнар Сираев: «1 марттан эшмәкәрләр акрынлап элмә такталарын алыштыра. Кемнең паспорт срогы чыга, безгә мөрәҗәгать итә. Без тикшерәбез һәм рус теленә алыштырабыз», — дип аңлатты.
Белгечләр ассызыклаганча, закон чит телләрдәге сүзләрне тулысынча тыя дигән сүз түгел. Төп таләп — мәгълүмат аңлаешлы булырга тиеш, ә рус телендәге текст элмәдә өстенлекле урын алып торырга тиеш. Теркәү үткән товар билгеләре генә искәрмә булып тора.
Мәсәлән, әгәр товар билгесе инглиз хәрефләре белән рәсми рәвештә теркәлгән булса (Wildberries, Ozon кебек), аны алыштыру мәҗбүри түгел. Ә менә «Куба либра» очрагында андый теркәлгән билге булмаган, шуңа күрә алар элмәне рус хәрефләренә үзгәртергә мәҗбүр булган.

Бүгенге көндә ил күләмендә элмә такталарны алыштыру эше башланган инде. Эшмәкәрләргә бу процессны сузмаска киңәш ителә, чөнки штрафлар шактый зур — 10 меңнән алып 500 мең сумга кадәр.

MAX
