Кәрим Хәмидулла улы 1930 елның 25 ноябрендә Татарстанның Кама Тамагы районы Олы Яңасала авылында дөньяга килә. Үзе искә алганча, төгәл туган көне дә бәхәсле була: әнисе аны урак өсте — җәй ахыры, көз башында туган дип саный. Әмма ул чордагы документлар сакланмау сәбәпле, бу мәсьәлә ачыкланмый кала.
Аның балачагы җиңел булмый. 1933 елда гаиләләре белән алар Идел буендагы тәҗрибә станциясенә күченәләр. Кәримның балачак һәм үсмер еллары шунда үтә: кышын — мәктәп, җәен — басуда эш. Сугыш еллары һәм авыр авыл тормышы аны хезмәткә өйрәтә, ныклык тәрбияли.
Мәктәпне яхшы билгеләргә тәмамлагач, 1948 елда ул Казан төзелеш институтына укырга керә. Студент елларында ук илнең сугыштан соңгы торгызу эшләрендә катнаша: Воронежда җимерелгән йортларны торгызуда, Сталинград тирәсендә тораклар төзүдә эшли. Бу чор аның карашларын формалаштыра, һөнәри тәҗрибә тупларга ярдәм итә.
1953 елда институтны тәмамлагач, Кәрим Вәлиуллин Лениногорск шәһәрен төзүгә җибәрелә. Биредә ул прораб, өлкән прораб, җитештерү бүлеге җитәкчесе кебек җаваплы вазифаларда эшли. Шушы елларда ул төзелешнең барлык тармакларын тирәнтен өйрәнә, җитәкче буларак ныгый.
1960 ел ахыры аның тормышында борылыш ноктасы була. Аңа яңа шәһәр — Түбән Камага нигез салучы беренче төзүчеләр отрядын җитәкләү ышанып тапшырыла. 1960 елның 25 декабрендә алар карлы буш кырда урнашкан Актүбә авылы янына килеп төшә. Нәкъ менә шул көн Түбән Кама төзелешенең башы булып санала.
Башлангыч чор гаять авыр була: юллар да, ут та, су да, торак та юк. Әмма кыска вакыт эчендә беренче төзелеш базасы барлыкка килә. Берничә ай эчендә дистәләрчә объект — идарәләр, складлар, ашханә, клуб, остаханәләр төзелә. Шушы база шәһәр һәм сәнәгать үсешенең нигезе була. 1961 елда беренче торак йортка нигез салына, ә аннан соң Төзүчеләр бистәсе төзелә башлый. Кәрим Хәмидулла улы бу эшләрнең үзәгендә кайный, тәүлеккә 15-17 сәгать эшләп, төзелешне оештыра.
1964 елдан башлап ул 7 нче төзелеш идарәсенең баш инженеры, аннары җитәкчесе, соңрак «Спецстрой» идарәсе начальнигы булып эшли. Аның җитәкчелегендә су алу корылмалары, җир асты коммуникацияләре салына, шәһәр һәм районнар төзекләндерелә. Ул эшнең сыйфатына аеруча зур игътибар бирә, хәтта кайчак тикшерү өчен үзе үк төзелеш объектларында катлаулы шартларда эшли.
1981-1991 елда ул «Татэнергострой» идарәсе җитәкчесе урынбасары вазифасын башкара. Бу чорда сәнәгать предприятиеләрен үстерү, төзелеш базаларын ныгыту буенча зур эш алып бара. Шулай ук Менделеевск районында яңа химия заводы төзелешен оештыруда катнаша.
Кәрим Вәлиуллин җәмәгать эшчәнлегендә дә актив була — ул Түбән Кама шәһәр Советы депутаты итеп сайлана. Аның хезмәте югары бәяләнә: ул Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, күпсанлы медальләр белән бүләкләнә, «ТАССРның атказанган төзүчесе» дигән мактаулы исемгә лаек була. 1981 елда аңа «Түбән Кама шәһәренең Мактаулы гражданины» исеме бирелә.
Аның шәхси көндәлекләре аеруча кыйммәтле мирас булып тора. Ул шәһәр төзелешенең беренче елларыннан алып 1976 елга кадәр язмалар алып бара. Бу язмалар бүген Түбән Кама тарихының уникаль чыганагы булып шәһәр архивында саклана.
Гомеренең соңгы елларында ул хәйрия эшчәнлеге белән шөгыльләнә, авыр хәлдә калган кешеләргә ярдәм итүне үзенең бурычы итеп саный.
Кәрим Хәмидулла улы Вәлиуллин 2011 елның 29 гыйнварында вафат булды. Әмма аның исеме Түбән Кама тарихында мәңге сакланачак — ул шәһәрне нигезләүчеләрнең берсе, хезмәте һәм тормыш юлы белән үрнәк шәхес булып кала.
Фәрит Имамов
MAX
