Беренче этапта шәһәрне һәм районның торак пунктларын су басудан саклап калу мөмкин булды.
«Шәһәрнең хезмәт күрсәтүче оешмаларына зур рәхмәт белдерәсем килә. Алар магистраль юллардан, ишегалларыннан, шулай ук җәяүлеләр сукмаклары һәм торак биналарны су басу куркынычы булган урыннардан карны вакытында чыгару буенча зур эш башкарды. Моннан тыш, яңгыр суын кабул итүче рәшәткәләр һәм карау коелары вакытында чистартылды, кыш дәвамында җыелган ком-тоз катнашмасы юллардан алынган», — дип билгеләп үтте «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Түбән Кама муниципаль районының гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр, янгын куркынычсызлыгы һәм су объектларында кешеләр иминлеге эшләре идарәсе җитәкчесе Виталий Бочкарёв.
Ул шулай ук авыл җирлекләре башлыкларының эшен уңай бәяләде. Аларның тырышлыгы нәтиҗәсендә Сухрау, Кызыл Чапчак һәм башка авыл җирлекләрендә берничә ел элек күзәтелгән проблемалар хәзер алдан ук хәл ителә.
Рустам Сафин
MAX
