«Бар уем кичен-көндезен

сезнең хакта, милләтем;

Саулыгың — минем саулык,

авыруың — минем авыруым.

Син каршымда бар нәрсәдән

дә изге һәм хөрмәтле;

Дөнья бирсәләр дә сатмам

милләт, миллиятемне».

Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 1906 елда язылган әлеге юллары Татарстан Республикасының һәм Россия Федерациясенең атказанган физик культура хезмәткәре, Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәт өчен» медале, «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале иясе, «Түбән Кама шәһәренең Мактаулы гражданины» Рөстәм Мәҗит улы Ганиевның тормыш юлын, күңел түрендә йөрткән фикерләрен һәм чын йөзен ачык чагылдыра.

Бәхәссез, Рөстәм Мәҗит улы — күпкырлы талант иясе, актив җәмәгать эшлеклесе, татар халкы язмышы өчен борчылып яшәүче, милләтен кайгыртучы асыл зат. Аның башкарган эшләре, куйган хезмәтләре гаять зур һәм сокланырлык.

Рөстәм Мәҗит улы дүрт чакырылыш шәһәр Советы депутаты итеп сайлана, Татарстан Республикасының «Көрәш» федерациясе президиумы әгъзасы булып тора. Аның җитәкчелегендә спорт комплексы коллективы ел саен республика һәм Бөтенроссия дәрәҗәсендә танылган көрәшче, Татарстан Республикасының атказанган спорт остасы Данил Галиев истәлегенә багышланган милли көрәш турнирын оештыра. Шулай ук җиңел атлетика буенча — шин берләшмәсе беренче генераль директоры Николай Зеленов призына, дзюдо буенча тренер Роберт Шәйхетдинов истәлегенә ярышлар, мини-футбол буенча Түбән Кама муниципаль районы башлыгы призына турнирлар үткәрелә. Бу чаралар шәһәр халкы арасында зур популярлык казанган.

Рөстәм Ганиев
Рөстәм Ганиев // Лилия Бусыгина фотолары

2005 елдан башлап Рөстәм Мәҗит улы «Спорт ветераннарына ярдәм» фондын гамәлгә куя. Әлеге фонд Түбән Кама шәһәре һәм районы спорт ветераннарына ярдәм күрсәтү белән шөгыльләнә. Шул ук елны ул Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге җитәкчесе итеп сайлана, шулай ук муниципаль район Советы каршындагы Татарстан Республикасы дәүләт телләренең тигез хокуклы эшләве буенча комиссия әгъзасы булып тора.

Аның җитәкчелегендә туган телне һәм татар җырларын пропагандалау юнәлешендә күп кенә әһәмиятле проектлар тормышка ашырыла. Мәгариф идарәсе белән берлектә «Көйле, моңлы татар җыры» бәйгеләре, мәктәпләрдә «Мәктәп горурлыгы» конкурслары оештырыла. Ул шулай ук «Җидегән чишмә» әдәби-музыкаль берләшмәсен булдыруда башлап йөрүчеләрнең берсе булып тора. Милли-мәдәни җәмгыятьләр белән тыгыз хезмәттәшлек итү нәтиҗәсендә районда дуслык, тынычлык һәм татулык ныгытыла.

Бүгенге көндә Рөстәм Ганиев җитәкләгән спорт комплексында сигез йөздән артык бала һәм яшүсмер шөгыльләнә. Укучылар арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан, инде дистә елдан артык, «Сәламәт тәндә — сәламәт рух» дигән бәйгеләр үткәрелеп килә. Ел саен уку елы ахырында иң актив катнашучылар Рөстәм Мәҗит улы тарафыннан шәхсән бүләкләнә. Моннан тыш, «Шинник» спорт комплексы инвалидлар җәмгыятенә үз базасын тәкъдим итә, нәтиҗәдә йөзгә якын кеше атнасына өч тапкыр сәламәтлекләрен ныгыту мөмкинлегенә ия.

Р. Ганиевкә багышланган күргәзмә
Р. Ганиевкә багышланган күргәзмә // Лилия Бусыгина фотолары

Бер кешегә болар бик күп кебек тоелса да, Рөстәм әфәнде өчен бу — гадәти хәл. Халык әйтмешли, «егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз». Ул әле оста балтачы да, уңган бакчачы да, кадерле әти һәм хөрмәтле бабай да.

Рөстәм Мәҗитович белән аралашканда аның башкарган хезмәтләренең барысын да санап бетерү мөмкин түгел. Ул шәһәребезнең башлангыч төзелеш елларыннан ук хезмәт куя: «Отделстрой» предприятиесендә физкультура инструкторы, «Татэнергострой»ның «Дружба» спорт комплексы директоры, «Юбилейный» спорт сарае җитәкчесе булып эшли. Кайсы өлкәдә генә эшләмәсен, ул һәрчак ярдәмчел, милли җанлы булып кала.

Аны еш кына балалар арасында күрергә мөмкин. Чөнки ул «бала күңеленә орлыкларны яшьтән салырга кирәк» дигән принципка тугры. Очрашу барышында беренче гомуми балалар бакчасында тәрбияләнүче кечкенә артистлар «Өммегөлсем» җырын башкарып, татар халык биюләре тәкъдим иттеләр. Чара Рөстәм Мәҗит улы белән эчтәлекле әңгәмә рәвешендә дәвам итте.

«Күңел берлән

сөям бәхтен татарның,

Күрергә җанлылык

вактын татарның.

Татар бәхте

өчен мин җан атармын:

Татар бит мин,

үзем дә чын татармын».

Габдулла Тукайның әлеге юллары да Рөстәм Мәҗит улының эшчәнлегенә туры килә кебек. Чөнки ул татар телен, милли мәгарифне һәм мәдәниятне саклау һәм үстерү юнәлешендә армый-талмый хезмәт итә.

Моңлы җырлар, җылы хатирәләр, ихлас сөйләшүләр белән үрелеп барган бу очрашу тамашачылар күңелендә тирән эз калдырды. Төрле оешмалардан килгән тәбрикләүләр, изге теләкләр чарага аеруча җылылык өстәде.

Рөстәм Мәҗит улы тарафыннан ел дәвамында оештырылган чараларның барысы да яшь буында ана теленә мәхәббәт тәрбияләүгә, милли гореф-гадәтләрне саклауга һәм үстерүгә юнәлтелгән. Аның эшчәнлеге — татар халкының рухи байлыгын саклауга һәм киләчәк буыннарга тапшыруга зур өлеш кертә. Алдагы елларда да шушы юнәлештә армый-талмый хезмәт итәргә язсын.

Әнфисә Фәйзетдинова, Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханә мөдире