Түбән Кама керәшен җәмгыяте ярдәме белән оештырылган әлеге бәйрәм авыл халкын гына түгел, шәһәрдән килгән күпсанлы кунакларны да берләштерде. Кунаклар өчен махсус рәвештә бушлай автобуслар оештырылуы да чараның әһәмиятен арттырды.
Бәйрәм кунакларын Түбән Кама шәһәре мэры урынбасары Марина Камелина сәламләде. Үз чыгышында ул мондый чараларның әһәмиятен ассызыклап: «Инде өченче ел рәттән Пасха бәйрәме районыбыз авылларында үткәрелә. Бу матур традициянең ныгып китүенә бик шатбыз. Чөнки нәкъ менә авылда мондый бәйрәмнәр аерым бер рух, үзенчәлекле мохит тудыра», — диде.
Түбән Кама керәшен мәдәни-этнографик җәмгыяте җитәкчесе Тамара Баһаветдинова да бәйрәмгә килгән кунакларны котлады. Ул шулай ук иҗтимагый оешма эшендә актив катнашучыларга бүләкләр тапшырды.
Чара чын мәгънәсендә гаилә бәйрәмен хәтерләтте — җылы, ихлас һәм бердәмлек хисе белән сугарылган иде. Кунаклар өчен төрле иҗади остаханәләр эшләде, анда һәркем керәшен халкының мәдәнияте, гореф-гадәтләре һәм кул эшләре белән якыннан таныша алды. Милли бизәкләр, кул эшләре, борынгы һөнәрләр — болар барысы да килгән халыкта зур кызыксыну уятты.
Балалар да, олылар да Пасха уеннары һәм күңел ачуларында актив катнашты. Милли ризыклардан авыз итү дә бәйрәмнең аерылгысыз өлеше булды: табыннарда хуш исле коймаклар, йомшак күмәчләр һәм тәмле пылау тәкъдим ителде. Бу сый-нигъмәтләр бәйрәмгә аерым ямь өстәде.
Көн ахыры зур концерт программасы белән тәмамланды. Сәхнәдә керәшен ансамбльләре чыгыш ясап, тамашачыларны дәртле җыр-биюләре, халык көйләре белән сөендерде. Милли моңнар, күңелләргә үтеп кереп, бәйрәм рухын тагын да баетты.
«Оло көн» бәйрәме — ул гади генә чара түгел, ә халыкның мәдәни мирасын саклау, буыннар бәйләнешен ныгыту, милли традицияләрне киләчәккә тапшыручы әһәмиятле вакыйга. Мондый очрашулар авыл белән шәһәрне, үткән белән бүгенгене берләштерә, кешеләр күңелендә җылылык һәм горурлык хисләре уята.
Рустам Сафин
MAX
