Еллар узган саен, Габдулла Тукай иҗатының мәгънәви тирәнлеге, сәнгати көче һәм тәрбияви әһәмияте тагын да ачыграк ачыла. Аның әсәрләре бүген дә үз актуальлеген югалтмый, балаларда әдәп-әхлак, шәфкатьлелек, гаделлек, кыюлык кебек сыйфатлар тәрбияләүдә мөһим роль уйный. Шуңа күрә дә бәйге ахырында катнашучыларда горурлык хисе аеруча көчле яңгырады.
Быел конкурска илебезнең төрле төбәкләреннән 58 видеоязма кабул ителде, шуларның 14е финалга узды. Катнашучылар географиясе елдан-ел киңәя: Ижау, Уфа, Самара, Төмән, Пермь якларыннан да гаиләләр актив кушыла. 24 апрельдә узган финал этабында гаиләләр Тукай иҗаты аша балалар тәрбияләү тәҗрибәсен күрсәттеләр, саф һәм камил татар телендә аралашу үрнәге бирделәр.
Чыгышларда Г.Тукай иҗаты белән беррәттән Россия халыклары бердәмлеге темасы да чагылыш тапты. Арча, Биектау, Алабуга, Яр Чаллы һәм Түбән Кама шәһәр-районнарыннан килгән гаиләләр шагыйрь иҗатын төрле яклап ачып бирде. Балалар сәхнәдә әти-әниләре, туганнары белән бергә чыгыш ясап, гаилә тәрбиясенең әһәмиятен ачык күрсәттеләр. Сәхнәләштерү осталыгы, артистлык сәләте, татар телендә иркен сөйләшү — болар барысы да катнашучыларның зур әзерлек белән килүен раслады.
Шәхес тәрбияләүдә Г.Тукай иҗатын яктыртуларын елдагыча иң зыялы, алдынгы, милли җанлы шәхесләребездән торган мәртәбәле жюри: Мәктәпкәчә мәгариф идарәсе җитәкче урынбасары Гөлнара Вәҗиева; «Ак калфак» татар хатын-кызларының җирле бүлекчәсе җитәкчесе Гөлсинә Галиуллина; 37 нче балалар китапханәсе мөдире Резидә Галиева; «Татар гаиләсе» Бөтенроссия иҗтимагый фонды рәисе Миләүшә Гайфуллина; Г.Тукай исемендәге премия лауреаты, Түбән Кама шәһәренең Мактаулы гражданины, Бөтендөнья татар конгрессы Түбән Кама бүлегенең башкарма директоры Фирдәвис Ханов; «Туган як» газетасының баш мөхәррире Фәрит Имамов балалар һәм гаиләләр чыгышын бәяләде.
Бәйгенең алыштыргысыз иганәчесе һәм оештыручысы — Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге җитәкчесе, Милли шура әгъзасы, шәһәребезнең мактаулы гражданины, Россиянең һәм Татарстанның атказанган физик культура хезмәткәре Рөстәм Ганиев. Ул шулай ук бәйгенең иң җаваплы вә мактаулы жюри эшен җитәкли һәм балаларга берсеннән-берсе матур, истәлекле бүләкләр биреп үсендерә. Әлеге истәлекле бүләкләрне салу өчен зәвыклы, затлы «Тукай варислары» дип язылган пакетларны ел саен «Ак калфак» татар хатын-кызларының җирле бүлекчәсе җитәкчесе Гөлсинә Галиуллина махсус ясатып алып килә.
Бәйгенең 15 еллыгы уңаеннан быел аеруча актив, үрнәк һәм тулы гаилә белән катнашкан биш гаилә — Кәрамовлар, Морзахановлар, Мадъяровлар, Әюповлар һәм Арслановлар — махсус кубоклар белән бүләкләнде. Шулай ук бәйгенең идея авторы Нурзия Мирхазова катнашучыларга үзенең «Гөлбакча» китабын бүләк итте, гаиләләргә бәхет һәм иминлек теләде.
«Мин — Тукай варисы» бәйгесенең нәтиҗәләре: 1 нче урынга — Түбән Кама шәһәре 64 нче балалар бакчасыннан Сәфинә Кәрамова һәм Яр Чаллы шәһәренең 128 нче балалар бакчасыннан Айдан Әюпов, 2 нче урынга — Түбән Кама шәһәре 44 нче балалар бакчасыннан Камил Гайнанов һәм Арча муниципаль районы 9 нчы балалар бакчасыннан Камил Җаббаров, 3 нче урынга — Түбән Кама шәһәре 93 нче балалар бакчасыннан Самат Арсланов һәм Түбән Кама шәһәре 1 нче балалар бакчасыннан Ләйлә Хәмитова лаек булды. Шулай ук төрле номинацияләр буенча җиңү яулаганнарга да бүләкләр тапшырылды.
Быелгы бәйге тагын бер әһәмиятле яңалык белән дә истә калды: Г.Тукайның 140 еллыгы һәм конкурсның 15 еллыгы уңаеннан, «Тукай варислары»на һәйкәл янында Азат Зыятдинов исемендәге премия тапшырылды.
«Без — Тукай варислары» бәйгесе тагын бер кат раслады: Тукай мирасы яши, ул бүгенге буын аша киләчәккә ышанычлы юл ала. Милли тамырларга тугрылык саклаган бу варислар барында туган телебезнең һәм мәдәниятебезнең киләчәге өметле.
Рустам Сафин
MAX
