Ә кайсыбыз алдан начар уйлап, фаразлар куюның гөнаһ икәнен белә?.. Күп фетнәләр, әшәкелекләр гоманнан, кешеләрнең бер-берсе турында начар уйлауларыннан, начар фикерләүләреннән башлана, ике арадагы мөнәсәбәт, дуслык бозыла. Татар халкында «Кеше сүзе — кеше үтерә» дигән әйтем бар. Без, белми торып «әле бәлки шулайдыр, фәләндер-төгәндер» дип та башкаларга сөйләмичә, уйлап кына куйсак та, үзебез дә сизмәстән гөнаһка керергә мөмкинбез.

Шайтан йокламый һәм тик тормый. Ул безнең кан тамырларыннан йөри, барыбызны да котырта. Ул Адәм баласын хак юлдан яздыру, кешеләрне үзара талаштыру өчен барысын да эшли. Шайтан кешеләр күңеленә шөһбә кертә һәм ул вакытында туктый алмаса, шик тышка да чыгарга мөмкин. Шуңа күрә пәйгамбәребез Мөхәммәд (салләллаһу галәйһи үә сәлләм) бер хәдисендә: «Гоманнан сакланыгыз, чынлыкта, гоман кылу иң ялган нәрсә» дигән.

Гоман кылуны пәйгамбәребез (салләллаһу галәйһи үә сәлләм) иң ялган нәрсә дип безне башкалар турында гайбәт сөйләүдән, кимчелекләрен эзләп дәрәҗәләрен төшерүдән тыя. Мөселманга хәтта башкалар турында начар уйлау да, башкаларның күңелләрендә начар уйлар булырга мөмкинлеген, ягъни аларның күңелләрен тикшерү дә тыела. Чөнки кешеләрнең күңелләрендә ни барын бер Аллаһ Үзе генә белә.

Кеше хәтта теле белән бер нәрсә сөйләп тә, күңеле белән башка нәрсә дә булырга мөмкин. Фикердә һәм гамәлдә ялгышмас өчен без һәр нәрсәне пәйгамбәребезнең (салләллаһу галәйһи үә сәлләм) сөннәтләре белән, аның яшәеше белән чагыштырырга тиешбез. Ул кешелеккә шәригатьне, яшәү рәвешен күрсәтеп калдырган һәм мөэмин-мөселманның уй-фикерләре дә мөмкин кадәр шушы шәригатькә якын булырга тиеш. Шәригатьтән ерагайган саен Адәм баласының ялгышлары күбәя, гөнаһлары арта.

Дәлилең булмый торып, хөкем итәргә ашыкма, белемең җитми торып, кешегә акыл сатма! Кыямәт көнендә безнең һәр әгъзабыздан (күз, колак, тел һ.б.) соралачак һәм һәр әгъзабыз җавап тотачак. Авызыбыздан чыккан һәр сүзебезне язып баручы сакчы фәрештәләребез бар. Белеме күп, иманы көчле кеше күп сөйләшми, тик торуны, күбрәк ахирәтне искә төшерүне кулай күрә.

Әгәр дә кем дә булса безгә яхшылык эшләсә, без анарга ышанабыз һәм үзебезгә якынайтабыз, аның күңелен тикшермибез, ул аның өчен Аллаһы тәгалә каршында хисап бирәчәк. Кем дә булса безгә начарлык эшли икән, безнең аңарга ышанычыбыз бетә, һәм без, ул никадәр генә үзенең күңелендә бернинди дә начарлык юк дип әйтсә дә, без аңарга ышанмыйбыз.

Күңелгә килгән уйны, фикерне тышка чыгармау, башкаларга сөйләмәү Адәм баласыннан зур сабырлык таләп итә. Сер саклый белүе мөселманнарның яхшы сыйфатларыннан санала. Кешенең күңелендә начар уй булу яисә булмау аның гамәлләрендә күренә. Күңеле яхшы булган кеше генә ихлас була ала. Ул гади, беркатлы тик, бүгенге көндә бу сыйфат макталмый. Кызганыч, кемнәрдер Аллаһының рәхмәтен дә дөнья малында күрә.

Аллаһы Тәгалә барчабызны да яхшы уйда, яхшы фикердә булучы, изге гамәлләр генә кылучы Үзенең сөекле колларыннан насыйп кылса иде.