Ул Саба районы Олы Нырты авылында туган.

Иҗаты һәм гамәлләре белән туган җиренә яктылык өләшүче, дүрт китап авторы Рушания Габбасова әти-әнисе үрнәгендә тырыш, максатчан булып үсә. Әнисе Асия апа — озак еллар авыл советы рәисе, укытучы, мәктәп директоры була, фотосы районның Мактау тактасыннан төшми, Мәскәүдә съездда делегат булып катнаша. Ул Рушания өчен тормыш үрнәге була. Әтисе Хаммат абый бухгалтер булып эшли, әмма иртә вафат була. Асия апа, сабырлык күрсәтеп, 34 яшендә Казан дәүләт университетына читтән торып укырга керә һәм аны тәмамлый, балаларына югары белем бирә.

Рушания мәктәпне яхшы билгеләргә тәмамлый. Укытучылары Тәнзилә Шәрәфиева, Мәсрүрә Фәсхиева, Семен Егоров аның күңелендә якты эз калдыра. Ул Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында укый. Студент елларында татар халык хорында җырлый, хор җитәкчесе Ирнис Рәхимуллиннан музыка серләренә өйрәнә. Алар Вильнюс, Алма-Ата, Казан сәхнәләрендә чыгышлар ясый.

Соңгы курста медицина студентына кияүгә чыгып, Казанда 111 нче мәктәптә эшли. 1983 елда гаилә Түбән Камага күчә. Биредә ул 9 нчы мәктәптә тарих һәм җәмгыять белеме укыта, мәктәп директоры Люция Латыйпова җитәкчелегендә эшли. 28 яшендә укытучыларга политик укулар алып бара, соңрак шәһәр администрациясенә эшкә чакырыла. Анда Фатих Котдусов, Вәсимә Закирова, Лилия Ахиятдинова кебек тәҗрибәле җитәкчеләр белән эшли. Соңрак мәгариф идарәсенең методика бүлеген җитәкли, бу эшкә Нәкый Әхмәтшин фатиха бирә. Рушания ханым унбиш ел дәвамында Равис Шакиров җитәкчелегендә нәтиҗәле хезмәт куя.

Бу чорда мәгариф өлкәсенә яңалыклар кертелә: шахмат, курай дәресләре, Олимпиада резервы мәктәбе ачыла. Укучылар республика һәм Россия олимпиадаларында җиңүләр яулый. Түбән Кама укытучылары «Ел укытучысы» бәйгесендә еш җиңүгә ирешә. Венера Кистеева, Андрей Бликин, Гүзәл Зиятдинова җитәкләгән мәктәпләр аеруча югары нәтиҗәләр күрсәтә.

Лаеклы ялга чыккач та, Рушания ханым укытуын дәвам итә: 29 нчы мәктәптә эшли, мәктәп музеен оештыра һәм аңа республика, 2024 елда Бөтенроссия статусы бирелә. Ул 32 нче гимназиядә дә укыта, укучыларның хөрмәтен казана. «Минем бар укучыларым да — яраткан укучыларым», — ди ул. Аның хезмәте «Хезмәт ветераны», «Мәгарифтәге казанышлары өчен», «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә», «Патриотик хезмәте өчен» медальләре белән бәяләнә.

Рушания Габбасова иҗатта да актив: каләмдәшләренә ярдәм итә, җыентыкларны төзәтә, кереш сүзләр яза. 2018 елда «Мин әни булдым» бәйгесендә җиңә, 2019 елдан әдәби марафоннарда катнашып, соңгы елларда җиңүче була. 2024 елда «Авылым гүзәллеге» бәйгесендә җиңү яулый. Ул еш кына бәйгеләрдә жюри әгъзасы буларак катнаша.

Туган ягында, туган авылында якташлары Рушания ханымны көтеп алалар. Байлар Сабасының «Мишә дулкыннары» әдәби берләшмәсе аны кунак буларак чакырып, бик җылы иҗади кичә оештырган (Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Ләйсән Рәкыйп кызы, берләшмә җитәкчесе Гөлсинә Галимуллина). Олы Нырты авылында мәдәният йорты директоры Гөлназ Гаффарова, Саба мәдәният йорты директоры, Саба үзешчәннәре, язучылары белән берлектә зур әдәби-музыкаль кичә оештырган. Саба телерадиокомпания директоры Әлфия Мөбәракова, аның хезмәткәрләре Рушания Габбасова белән берничә телевизион тапшыру үткәрүе дә каләмдәшебезне туган ягында хөрмәт итүләре турында сөйли.

Шәһәребездә Рушания Хаммат кызының «Күңел көзгесе», «Күңелемнең тирән күлләре» исемле шигырь җыентыклары китап сөючеләрнең күңеленә хуш килде, китапханәләрдә Рушания ханымның китапларын еш сорап алып укыйлар. Әле күптән түгел генә Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәдә Рушания Хаммат кызының иҗатына багышланган, тулы зал белән үткән, «Кеше күңеле — ул бер галәм» дип аталган әдәби-музыкаль кичәдә язучының иҗатташ дуслары, ерак араларны якын итеп, Казан, Саба, туган авылы Олы Нырты, Кукмарадан, Айрат Шәйхетдинов, «Ләйсән» әдәби берләшмәсе язучылары Рушания Гыйләҗева, Илгизәр Әхмәтханов, хезмәттәшләре, коллегалары, укучылары катнашты. Бәйрәмдә Рушания Габбасова «Сирень чәчәкләре» исемле роман — яңа китабы басылып чыгу шатлыгы белән уртаклашты. Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Гөлназ Рәмзил кызы, мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Резедә Искәндәр кызы Рушания Габбасованы котлап иң җылы мактау сүзләрен җиткерделәр. Балалар сәнгате мәктәбенең педагоглар ансамбле, «Яз гөлем», «Тамчы» балалар бию ансамбле (җитәкчеләре Эльвира Хәлиуллина һәм Эльмира Мадьярова), «Нардуган» ансамбле солисты Дилшат Әмируллин, китапханәче Алсу Вәлиуллина, «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзасы, гармунчы, автор-башкаручы Мөнҗия Хәлимова кичәне җыр-бию белән бизәделәр. Бу җылы, онытылмас хатирәләр белән үткән әдәби-музыкаль очрашуны Габдулла Тукай исемендәге китапханәнең халыкка хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Әнфисә Фәйзетдинова алып барды.

»…Тик үтмәгән ул гомерләр Бер дә бушка», — дип яза үзенең бер шигырендә каләмдәшебез тормышына мәгънә һәм ямь өстәүче дәвамчылары улы һәм оныгы, хезмәттәшләре, иҗатташ дуслары, якыннары арасында, тырыш хезмәттә үткән зыялы тормышы турында. Чынлап та бушка үтмәгән, горурланырлык, үрнәк тормыш юлы! Каләмдәшебезнең гомер һәм иҗат юлы озын, бәхетле булсын, дигән теләктә калабыз.

Рәсимә Нәбиуллина, «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе җитәкчесе