Марс Хафизов гомерен медицина хезмәтенә багышлаган шәхес. Институтны тәмамлаганнан соң ул кешеләр сәламәтлеген саклау эшенә керешә. Дистә еллар буе бу һөнәренә тугры калып, намуслы хезмәт итә, меңләгән кешегә ярдәм кулы суза.
15 ел дәвамында Марс Хәмәтюныс улы Түбән Каманың 2 нче шәһәр хастаханәсен җитәкләде. Аның башлангычы белән биредә шәһәр һәм район өчен уникаль саналган күз һәм травматология бүлекләрендә заманча операция бүлмәләре барлыкка килде. Нәкъ менә аның җитәкчелеге чорында хастаханәдә беренче тапкыр компьютер томографиясе аппараты урнаштырылды, поликлиника каршында көндезге стационар эшли башлады. Болар барысы да медицина хезмәтенең сыйфатын күтәрүгә, пациентлар өчен уңайлы шартлар тудыруга юнәлтелгән мөһим адымнар булды.
Марс Хафизов шулай ук озак еллар Түбән Кама наркология диспансерын җитәкләде, әлеге тармакның үсешенә дә зур өлеш кертте. Хезмәттәшләре аны принципиаль, таләпчән, шул ук вакытта игътибарлы һәм инициативалы җитәкче итеп искә ала. Ул һәрвакыт кешеләргә ярдәм итәргә әзер торган, яшь белгечләргә терәк булган остаз да иде.
Югары квалификацияле табиб һәм оста оештыручы буларак, ул дәүләтебезнең югары бүләкләренә лаек булды. 1993 елда Марс Хәмәтюныс улына «Татарстан Республикасының атказанган табибы» исеме бирелде. Ул җәмәгать тормышында да актив катнашты: 1990 елда Татарстан Республикасы Югары Советына депутат итеп сайланды, 1999 елда Түбән Кама берләштерелгән халык депутатлары Советында «Медицина һәм экология» бүлеген җитәкләде.
Киң җәмәгатьчелек Марс Хафизовны талантлы табиб буларак кына түгел, ә нечкә күңелле шагыйрь, каләм иясе итеп тә белә. Ул 14 китап авторы, 200 дән артык җыр тексты язган. Аның шигырьләренә иҗат ителгән күп кенә җырлар татар эстрадасының популяр артистлары тарафыннан башкарыла. Марс Хафизов шәһәребездәге «Кама таңнары» әдәби берләшмәсенең актив әгъзасы булды, яшь шагыйрьләргә һәм иҗат юлын башлап җибәрүчеләргә киңәшче, рухи терәк булып торды. Шәһәр һәм республика күләмендә узган әдәби чараларда да ул һәрвакыт актив катнашты. Моннан тыш, күп еллар дәвамында «Туган як» газетасының штаттан тыш хәбәрчесе буларак та нәтиҗәле эшләде.
Марс Хафизов — табиблык һөнәренең асылын йөрәге аша үткәргән, кешеләргә ихлас ярдәм итәргә омтылган шәхес иде. Пациентлары аны тирән белемле белгеч, акыллы киңәшче һәм олы йөрәкле кеше буларак хөрмәт итте.
Марс Хәмәтюныс улының якты истәлеге, игелекле эшләре, кешеләргә кылган ярдәме, иҗади мирасы безнең хәтердә мәңге яшәр.
Радик Сафин
MAX
