Фильм вакыйгалары Түбән Кама районының Болгар авылында бара. Сюжет буенча Шамил исемле малай, җәйге каникул вакытында, әбисенә кунакка кайта. Авыл тормышы, табигать кочагы һәм көтелмәгән маҗаралар аны бөтенләй башка дөньяга алып керә. Шунда язмыш аны серле, тылсымлы бака белән очраштыра. Бу очрашу малай тормышында борылыш ноктасына әверелә: бака аның дустына, киңәшчесенә һәм ышанычлы ярдәмчесенә әйләнә. Шушы дуслык аркасында Шамил үз көченә ышана башлый, аңа кыюлык өстәлә.
Фильмда төп рольне Кама Аланы бистәсендә яшәүче 13 яшьлек мәктәп укучысы Дмитрий Краюхин башкара. Бу аның кино өлкәсендәге беренче тәҗрибәсе.
— Мин уйнаган герой башта үзенә ышанмый торган малай. Әмма ул баканы очраткач, үз көченә ышана башлый, һәм аның эшләре җайга салына. Хәтта дуслары арасында лидерга әйләнә, — дип сөйли яшь актер.
«Акыллы бака дәресләре» фильмы якынча ел ярым элек төшерелгән. Аның нигезендә язучы Резеда Зарипованың шул ук исемдәге әкияте ята. Автор һөнәре буенча бухгалтер-икътисадчы булса да, иҗатка тартылып, соңгы елларда балалар өчен әсәрләр яза икән. Аның әкиятләре дуслык, батырлык, үз көчеңә ышану кебек мөһим кыйммәтләр турында сөйли.
Яшь актерлар катнашында төшерелгән әлеге фильм — балалар өчен генә түгел, ә гаилә белән карарлык җылы һәм мәгънәле кинокартина. Ул тамашачыларга дуслыкның кадерен, үз-үзеңә ышануның әһәмиятен искәртә һәм һәркемгә: «Могҗиза кайчак без уйламаган урында көтеп тора», — дигән фикерне җиткерә.
Радик Сафин
MAX
