Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Марсель Хәйретдинов, тантанада чыгыш ясап, шәһәрнең үзенчәлекләренә тукталды: «Түбән Кама — кунакчыл төбәк. Биредә куәтле сәнәгать предприятиеләре яшел парклар һәм скверлар белән табигый рәвештә үрелеп бара. Кунаклар безнең милли татар аш-суларын татып карый, ә гидларыбыз районның тарихы һәм истәлекле урыннары турында мавыктыргыч итеп сөйләп бирә. Барыгызга да онытылмаслык тәэсирләр телим!», — диде ул.

Маршрутның төбәк өчен әһәмияте турында ТР Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов билгеләп үтте: «Түбән Камада туристик мәдәният актив үсә. Кунакларны мәчетләр, термалар, парклар җәлеп итә. Шәһәр халкын әлеге мөһим вакыйга белән тәбрик итәм! Хәзер сез „Метеор“ судносында Казанга, Чистайга, Алабугага һәм Яр Чаллыга тиз һәм уңайлы барып җитә алачаксыз».

Яңа маршрут нигезендә, судно иртән Казаннан юлга чыга һәм инде 13:20дә Түбән Камага килеп җитә. Рейслар атна саен җомга, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә башкарылачак. Маршрут 1 майдан 30 августка кадәр эшләячәк. Шул ук вакытта Чистайга кадәрге юнәлеш расписаниедә 11 октябрьгә кадәр сакланачак.