Әлеге чарага Татарстанның тугыз районыннан укытучылар җыелды. Семинарның төп темасы — заманча шартларда фәнни белем бирүнең нәтиҗәле модельләрен куллану мәсьәләләренә багышланды.
Чара программасы бай һәм эчтәлекле булды. Педагоглар өчен ачык дәресләр, осталык дәресләре, интеллектуаль уеннар, тәҗрибә уртаклашу мәйданчыклары оештырылды. Моннан тыш, катнашучылар табигый-фәнни юнәлештәге фәннәрне укытуның нәтиҗәле алымнары һәм практикалары белән дә танышты.
Семинар барышында укытучылар «Физмат — мәктәптәге алгарыш» проектының ирешкән нәтиҗәләре турында фикер алышты. Чыгышлар вакытында төгәл фәннәрне укытуда алгарышлы алымнарны киң куллану, укучыларны фәнни-тикшеренү эшчәнлегенә җәлеп итү, шулай ук уен технологияләре аша физика һәм математика кебек фәннәрне кызыклырак рәвештә тәкъдим итүнең әһәмияте аерым ассызыкланды.
Мондый очрашулар педагогларга үзара тәҗрибә уртаклашырга, укыту алымнарын камилләштерергә һәм укучыларда төгәл фәннәргә кызыксыну уятуның яңа юлларын табарга ярдәм итә.
Рустам Сафин
MAX
