Анастасия Андронова улы Никитаның махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүен ул китеп баргач кына белә. Никита әнисенә эшкә
китүен әйтә. Ана кеше улының күз яшьләре белән саубуллашуын күрсә дә, моның сәбәбен соңрак кына аңлый. Бу аларның соңгы очрашуы була. 2023 елның 1 апрелендә Никита Бахмут өчен барган бәрелешләрдә һәлак була. Аңа нибары 23 яшь була.

Ә менә Руслан Шагаев 2023 елның 11 мартында һәлак була. Ул 2022 елның октябрендә мобилизацияләнгән, разведчик-пулеметчы булып хезмәт иткән. Никита кебек үк, Руслан да Түбән Кама индустриаль техникумын тәмамлаган, икесе дә электромонтер һөнәрен үзләштергән булган. Батыр егетләр истәлегенә уку йортында мемориал булдырылган.
Русланның апасы Альбина Буранова да әлеге мемориалның әһәмиятен ассызыклап:
Сеңлесе Регина Сидорова дә яшь буын өчен мондый үрнәкләрнең кирәклеген билгеләп үтте:
Бүген мемориаль стендта индустриаль техникумның 27 чыгарылыш укучысының исеме урын алган. Аларның берсе – Әфганстандагы
хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан сугышчы. Калганнары махсус хәрби операция барышында һәлак булган. Хәзерге вакытта йөздән артык
чыгарылыш укучысы хезмәтләрен дәвам итә, ә утызлап кеше демобилизацияләнгән.
Техникум директоры урынбасары Римма Носова сүзләренчә, уку йортында патриотик тәрбиягә зур әһәмият бирелә.
Техникум өчен аеруча куанычлысы – демобилизациядән соң бер чыгарылыш укучысының туган уку йортына әйләнеп кайтып, укытучы булып эшли башлаган. Бүген ул ОБЖ фәнен укыта һәм техникум взводын җитәкли. Батырларның исемнәре күңелләрдә мәңге сакланыр. Аларның тормыш юлы яшь буын өчен батырлык, тугрылык һәм Ватанга мәхәббәт үрнәге булып кала.

Рустам Сафин
MAX
