Аның сүзләренә караганда, узган ел районда 1535 пар гаилә корган. Бу күрсәткеч 2024 ел белән чагыштырганда 5 процентка күбрәк. Шул ук вакытта аерылышулар саны сизелерлек кимегән: 2025 елда 811 пар никахын өзгән, ә бер ел элек бу сан 1038 булган. Димәк, аерылышулар 22 процентка азайган.

Статистикада гаилә тормышының төрле мисаллары да бар. Әйтик, иң кыска никах нибары ике ай гына дәвам иткән. Ә иң өлкән яшьтәге аерылышкан пар — 86 яшьлек ир-ат белән 84 яшьлек хатын-кыз. Алар 51 ел бергә гомер кичергәннән соң никахларын өзәргә карар иткән.

Белгечләр фикеренчә, соңгы елларда гаилә кыйммәтләренә игътибар артуы һәм яшьләр арасында никахка җаваплы караш формалашуы мондый уңай күрсәткечләргә йогынты ясый.